Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1928−1929 елларда Сәрәпәле авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Зәй  волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Поручик авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Канаш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Минькин), су тегермәне һәм йон тетү йорты төзелә. 1950 елдан зурайтылган”Родина” (Сәрәпәле авылы, 1959 елдан – Чыбыклы авылында), 1973 елдан Мөгезле эре терлек симертү буенча район хуҗалыкара берләшмәсе, 1990 елдан “Зәй” совхозы, 1998 елдан – “Заман” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы (барсы да Зәй шәһәрендә), 2003 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе составында (кырчылык, кошчылык, сарык асраучылык).

Мәгариф һәм мәдәният

XX йөз уртасында авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (1999 елда аның каршында “Шелдерзем” фольклор төркеме оештырыла), фельдшер-акушерлык пункты бар (икесе дә 1989 елда төзелгән бинада). Чишмә төзекләндерелә.

Халык саны

1938 елда – 367,
1949 елда – 367,
1958 елда – 285,
1970 елда – 275,
1979 елда – 143,
1989 елда – 68,
2002 елда – 91,
2010 елда – 93,
2017 елда – 101 кеше (чуашлар).