Татарстан Республикасының хәзерге Теләче районы территориясендә, Арча тимер юл станциясеннән – 47 км, Балык Бистәсе пристаненнан 40 км ераклыкта урнашкан була.

1935 елдан – Саба районы Шармаш авыл советы, 1963 елдан Баландыш авыл советы составында. Халык саны – 206 кеше (1963 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый. 1970 елларда юкка чыга.