- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәр докторы (1988), профессор (2001)
1938 елның 4 ноябрендә Буа районы Казма авылында туа.
1960 елда Казан химия-технология институтын тәмамлагач, Пермь шәһәрендә оборона предприятиесендә эшли, 1966 елдан Полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтында: 1968 елдан лаборатория башлыгы, 1981 елдан баш инженер.
1990 елдан СССР Оборона сәнәгате министрлыгы баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары, 1992 елда баш инженер, 1992–1996 елларда инвестиция технологик программалары директоры, 1996 елдан «Техник химия» АҖнең технологик программалар һәм коммерция эшчәнлеге буенча директоры (Мәскәү).
Хезмәтләре ракеталар өчен катнаш каты ягулыклар (СРТТ) химиясенә һәм технологиясенә карый.
Р.В.Гафиятуллин СРТТ җитештерүнең физик-химик процессларын тикшерү комплексын үти. Нечкә вакланган һәм ультрадисперс порошоксыман оксидлаштыргычлар, басым астында кою ысулы белән СРТТдан зарядлар эшләү технологияләрен булдыра, төрле формалы һәм габаритлы зарядлар әзерләүнең оптималь параметрларын билгели.
Яңа техника үрнәкләрен төзегәне өчен СССРның Дәүләт бүләге бирелә (1978).
Махсус химия предприятиеләрендә конверсион җитештерүне, искергән дарылар, каты ракета ягулыкларын һәм аларның зарядларын юк итүнең техник һәм экологик куркынычсыз технологияләрен эшләүләрне оештыра.
Уйлап табуга 34 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
«Почёт билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Технологический процесс изготовления изделий из быстрогорящих смесевых твёрдых топлив методом литья под давлением // Вопр. специального машиностроения. Сер. 2. 1976. Вып. 2(45) (автордаш);
Основы технологии производства смесевых твёрдых топлив. М., 1981 (автордаш);
Защита окружающей среды в производстве порохов и твёрдых ракетных топлив. М., 2002 (автордаш);
Основы промышленной технологии утилизации крупногабаритных твёрдотопливных зарядов. М., 2004.
Выпускники – гордость технологического университета. КХТИ-КГТУ (1931-2000): Краткий биографический справочник. Казан, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.