Биографиясе

Гомер еллары: якынча 1410–1456 елдан соң.

Кәримбирде ханның улы.

Олуг Мөхәммәд сараенда була, 1430 еллар уртасында, Олуг Мөхәммәднең Кече Мөхәммәд белән үзара сугышларыннан файдаланып, Кырымны яулап ала һәм үзенең олысына әверелдерә.

1440 еллар башында Алтын Урданың көнбатыш өлешен, Кара диңгез буе далаларын яулап ала. Подолье (1442, 1447), Бөек Литва кенәзлегенә (1444), Мәскәү кенәзлегенә (1449, 1451) яулар оештыра.

Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II не Урдага кабат ясак түләргә мәҗбүр итә. 1456 елда Бөек Литва кенәзлегенә каршы яуда кенәз Семён Олельковичтан җиңелә; әсирлектә үлә.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор — И.Л.Измайлов