Кешеләр:

  • М.Х.Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы белән элемтә урнаштыруда,
  • гарәп графикасыннан латин графикасына күчүгә каршы булган чыгышлар оештыруда («Сиксән икеләр хаты»),
  • интеллигенция, эшчеләр һәм крәстияннәр арасында контрреволюцион милләтчелек идеяләре таратуда,
  • ВКП(б) һәм Совет хөкүмәтенең хуҗалык һәм сәяси чаралары үтәлешенә комачаулауда,
  • авылда массакүләм чыгышлар оештыруда, колхоз милкен яндыруда, хакимият әһелләренә каршы террорлык актлары әзерләүдә,
  • татар буржуазмилләтчелек оешмаларын (Мөселманнар комитеты, Хәрби Шура, Милли Шура, Милли Сәрмая) төзүдә катнашуда,
  • 1922–1923 елларда Совет хакимиятенә каршы эшчәнлекнең программалытактик принциплары каралган «медполислар», ягъни легаль булмаган киңәшмәләр оештыруда гаепләнә.

Оешманың Татарстан филиалы эше буенча 18 кеше, шул исәптән И.С.Аитов, Ш.Ш.Әхмәров, И.Җ.Бикколов, Җ.Вәлиди, С.Х.Вәлидов, Л.Ш.Вахитов, Х.В.Зәбиров, Ю.С.Латыйпов, А.А.Шәехгали тикшерү уза.

Мәхкәмә утырышы 1932 елның 11 маенда Казанда үтә. Дәүләт берләшкән сәяси идарәсе (ОГПУ) хәрби коллегиясе тарафыннан Җ.Вәлиди һәм Х.В.Зәбировтан кала барлык гаепләнүчеләр дә төрле елларга (3 елдан алып 5 елга кадәр) хөкем ителәләр.

1989 һәм 1990 елларда СССР Югары советы Президиумы карарлары белән гаепләнүчеләр аклана һәм, «кылган гамәлләрендә җинаятьчелек составы булмау сәбәпле», эш туктатыла.