Оештырылу

Институт тарихы 1990 елның февралендә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар Совет энциклопедиясе бүлеге оештырудан башлана. Бүлек 12 хезмәткәрдән тора, аны Ф.С.Хәкимҗанов җитәкли.

1991 елда Татарстан Фәннәр академиясе оешып, аның эчке фәнни-тикшеренү структуралары булдырылганнан соң, Татар Совет энциклопедиясе бүлеге ТР Фәннәр академиясе составына Татар энциклопедиясе бүлеге буларак тапшырыла. Бүлек мөдире итеп Г.С.Сабирҗанов билгеләнде, бүлектә 16 галим эшли.

1993 елның 8 апрелендә ТР Фәннәр Академиясе Президиумы Татар энциклопедиясе бүлеген Татар энциклопедиясе институты итеп үзгәртеп кору турында Карар кабул итте.

Институт составында түбәндәге бүлекләр булдырыла:

фәнни-методик эш (мөдире Г.К.Вайда);

тарих һәм иҗтимагый фәннәр бүлеге (мөдире Р.В.Шәйдуллин);

мәдәният бүлеге (мөдире Г.С.Сабирҗанов);

табигыять фәннәре бүлеге (мөдире Р.Г.Усманов);

икътисад, халык хуҗалыгы тарихы бүлеге (мөдире Ф.С.Зыятдинов);

география, геология бүлеге (мөдире А.С.Тайсин);

иллюстрация һәм картографирования бүлеге (мөдире Г.Е.Трифонов);

нәшрият төркеме (рус басмалары җитәкчесе – А.В.Гарзавина, татар басмалары – Р.Н.Даутов).

Институтның беренче директоры итеп М. Х. Хәсәнов сайлана, аның урынбасары итеп Г.С.Сабирҗанов билгеләнә.  Институт коллективында 41 кеше санала.

Миссиясе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1994 елның 3 маендагы карарында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты республикада нәшер итүгә әзерләнгән энциклопедик характердагы басмаларны, терминологик сүзлекләрне һәм фәнни сүзлек-белешмәләрне фәнни-эксперт бәяләүне гамәлгә ашыручы төп учреждение буларак билгеләнә.

1998 елга Институт фәнни-тикшеренү һәм нәшрият учреждениесе буларак формалашып җитә.

Институт эшчәнлегенең төп максатлары: Татарстан Республикасы һәм татар халкының социо-мәдәни һәм тарихи-фәнни мирасын өйрәнү буенча фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү, энциклопедик һәм монографик характердагы фәнни-тикшеренү продукциясен эшләү һәм бастыру, мәгълүматны ачыклау, системалаштыру, саклау һәм аны мәдәни-мәгариф киңлегенә кертү.

Беренче басма

Тиз арада раритет китапка әйләнгән беренче белешмә басылып чыга:

  • Населенные пункты Республики Татарстан. Краткий справочник (Казань, 1997).

Яңарыш

107 хезмәткәрдән торган институт коллективы Казанның үзәк өлешендә сәүдәгәр Крестовниковларның реставрияцияләнгән йортына күчә. Институтның структурасы үзгәрә, һәм ул түбәндәге фәнни-тикшеренү һәм нәшрият бүлекләрне үз эченә ала:

тарих һәм иҗтимагый фикер (мөдире Р.В.Шәйдуллин);

Татарстан Республикасы торак пунктлары һәм читтә татарлар күпләп яшәгән урыннар тарихы (мөдире А.И.Ногманов);

икътисад һәм халык хуҗалыгы тарихы (мөдире Ф.С.Зыятдинов);

фән, мәгариф һәм мәдәният (мөдире Е.П.Ключевская);

тел белеме һәм әдәбияты (мөдире Р.Р.Мусабекова);

массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәни- агарту учреждениеләре (мөдире Р.А.Айнетдинов);

биология, география һәм геология (мөдире Ф.Г.Борһанов);

техник фәннәр (мөдире Р.Г.Усманов);

медицина, сәламәтлек саклау һәм спорт (мөдире В.Г.Матросова),

фәнни-методик эш һәм контроль (мөдире Р.М.Мөхәммәтшин);

фәнни-мәгълүмати тәэмин итү һәм библиография (мөдире Р.Ф.Шәрәпова);

иллюстрация һәм картография (мөдире Ә.Х.Хәлиуллина);

фәнни-нәшрият (мөдире Р.Р.Сәлахиев);

татар телендә энциклопедик басмалар әзерләү (мөдире А.Г.Яруллина);

редакторлар төркеме (мөдире Г.М.Боровых).

Кадрлар үстерү

Институт оешуның беренче көннәреннән үк фәнни һәм энциклопедик кадрлар әзерләүгә һәм аларның һөнәри үсешенә зур игътибар бирелә. Төрле елларда институт аспирантурасында 100дән артык аспирант белем ала. 4 фән докторы һәм 15 кандидатских диссертациясе яклана.

Энциклопедияне әзерләү

XX-XXI гасырлар чигендә энциклопедик сүзлекләр дөнья күрә:

  • Татарский энциклопедический словарь (Казань, 1999),
  • Татар энциклопедия сүзлеге (Казан, 2002). 

2002 елда Татар энциклопедиясенең рус телендә беренче томы дөнья күрә. Соңгы, алтынчы том өстендә эш 2014 елда төгәлләнә.

Татар телендә энциклопедиясенең беренче томы 2008 елда нәшер ителә, 6 нчы томның чыгарылуы 2019 елда көтелә.

Шулай итеп, Институт коллективының 25 еллык киеренке эше 20 меңнән артык мәкаләсе булган Татар энциклопедиясенең татар һәм рус телләрендәге алты томында гәүдәләнә.

Басмалар

Коллективның нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эше Институт тарафыннан чыгарылган төрле тармак һәм тематик энциклопедик һәм фәнни-белешмә басмаларының нигезен тәшкил итте:

  • Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука: иллюстрированные очерки. – Казань, 2010. – 194 с.;
  • Центральные органы государственной власти и управления Татарстана (1920–2010 гг.): научно-справочное издание. – Казань, 2010. – 312 с.;
  • Татарстан: иллюстрированная энциклопедия. – Казань, 2013. – 815 с.; Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука: иллюстрированные очерки. – Казань, 2015. – 194 с.;
  • Татарстан: краткая иллюстрированная энциклопедия. – Казань, 2015. – 828 с.; Доктора наук Татарстана XXXXI вв.: научный справочник. – Казань, 2016. – 204 с.;
  • Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан»: справочник. –Казань, 2016. – 308 с.;
  • Пресса Казани XIXXXI вв.: научно-справочное издание. – Казань, 2016. – 245 с.;
  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник. – Казань, 2016. – 256 с.;
  • Республика Татарстан: энциклопедический справочник для средств массовой информации. – Казань, 2016. – 408 с.;
  • Татары Казахстана: иллюстрированный энциклопедический справочник. Казань, 2016. – 532 с.;
  • Государственные и муниципальные символы Республики Татарстан, приуроченное к 25-летию Конституции Республики Татарстан. – Казань, 2017. – 248 с.;
  • Природа и природные ресурсы Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия. – Казань, 2017. – 584 с.;
  • Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность: научный справочник. – Казань, 2017. – 208 с.;
  • Татарская периодическая печать: научно-энциклопедическое издание. – Казань, 2017. – 200 с.;
  • Татары Казахстана: краткая иллюстрированная энциклопедия. – Казань, 2017. – 580 с.;
  • Центральные органы государственной власти и управления Татарстана (1920–2020 гг.: иллюстрированное научно-справочное издание. – Казань, 2017. – 416 с.;
  • Чистополь литературный. Энциклопедия. – Казань, 2017. – 560 с.;
  • Казанская периодика XIX–XXI вв.: энциклопедический справочник для представителей средств массовых коммуникаций. – Казань, 2018.  – 197 с.

2010 елдан 2015 елга кадәр институтны Р.М.Вәлиев җитәкләде.

Институтның фәнни хезмәткәрләре 2010-2018 елларда гына да 1500 гә якын фәнни мәкалә һәм 133 фәнни хезмәт бастыра, фәнни конференцияләр эшендә актив катнаша.

Институт тарафыннан энциклопедиканың фәнни-методик һәм фәнни-нәшрият проблемалары буенча 4 Бөтенроссия фәнни-гамәли форумы оештырыла.

Бүләкләр

2005 елда татар һәм рус телләрендә Татар энциклопедик сүзлеген әзерләгән өчен В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллин фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булдылар.

2014 елда Татар энциклопедиясе институты «Татарстан» иллюстрацияләнгән энциклопедиясе өчен «Иң яхшы сүзлек-энциклопедик басма» номинациясендә Россия китап басучылары ассоциациясенең «Елның иң яхшы китаплары» конкурсы лауреаты булды.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен тапшыру. 2005 ел

Фәнни хезмәттәшлек

Күп томлы Татар энциклопедиясе һәм башка басмалар өстендә эшләү кысаларында Институт тарафыннан «Россия зур энциклопедиясе» (Мәскәү) нәшрияты, Б.Н.Ельцин исемендәге Россия Милли китапханәсе (Санкт-Петербург), Украина (Киев), Молдова (Кишинев), Казахстан (Алма-аты, Кустанай, Семипалатинск һ. б.), Үзбәкстан (Ташкент, Сәмәрканд һ. б.), Башкортстан (Уфа), Коми (Сыктывкар), Тыва (Кызыл), Марий Эл (Йошкар-Ола), Мордовия (Саранск), Удмуртиядә (Ижау), Чувашия (Чабаксар), Пенза, Самара, Ульяновск, Чиләбе һәм башка өлкәләрдә милли һәм региональ энциклопедияләр эшләү һәм бастыру белән шөгыльләнүче вакытлы хезмәт коллективлары белән тыгыз элемтәләр урнаштырылды.

Институтның бүгенгесе

Академик фәнни-тикшеренү учреждениеләрендә кадрларны оптимальләштерү башлангач, 2014 елда институт хезмәткәрләренең штат саны кимеде. Хәзер 4 фәнни-тикшеренү һәм нәшрият үзәге эшли:

энциклопедистика (мөдире Р.В.Шәйдуллин),

регионнарны өйрәнү һәм социомәдәни тикшеренүләр (мөдире Л.М.Айнетдинова),

татар диаспорасын өйрәнү (мөдире Б.Л.Хәмидуллин),

Кама фәнни үзәге (мөдире. Н.М.Вәлиев).

Институт хезмәткәрләре һәм «Татарстан халыклары Бөек Ватан сугышы елларында» региональ фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар. 11.05.2018

Институтны торгызуга һәм аның фәнни-тикшеренү һәм редакция-нәшрият бүлекчәләрен үстерүгә төрле елларда Г.Д.Аверьянов, А.Г.Авзалова, Р.А.Айнетдинов, Л.М.Айнетдинова, Н.Д.Бобырев, Г.К.Вайда, И.Р.Вәлиуллин, Р.М.Габитова, Г.Х.Галимуллина, А.В.Гарзавина, Г.Р.Дәүләтьянова, Р.Н.Даутов, Е.Б.Долгов, Ф.С.Зыятдинов, Ф.А.Ибраһимова, Е.П.Ключевская, Е.В.Липаков, Г.Я.Мәүлетова, Р.Р.Мусабекова, Р.М.Мөхәммәтшин, А.И.Ногманов, Г.И.Сабирҗанов, Р.Р.Сәлахиев, Г.Е.Трифонов, Р.Г.Усманов, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Р.Ф.Шәрәпова, А.Г.Яруллина зур өлеш керттеләр.

Онлайн-энциклопедия

2015 елдан институтны И.А.Гыйләҗев җитәкли. Аның инициативасы белән Татарика онлайн-энциклопедиясе проекты өстендә эш башланды. Бу проектның Бета-версиясе сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.