И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Мансур Хәсәнов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1930 елның 25 июне, Чаллы кантоны Бигеш авылы – 2010 елның 13 марты, Казан.

Алабуга китапханә техникумын (1948), Казан университетын (1955) тәмамлый, шунда ук эшли, 1972 елдан татар әдәбияты кафедрасы профессоры.

Партия эшендә

1961 елдан КПСС ның Татарстан өлкә комитетында: фәнни һәм уку-укыту учреждениеләре бүлеге мөдире.

1971–1992 елларда ТАССР МС, ТР МК рәисе урынбасары, 1 нче урынбасары. 1992–2006 елларда Татарстан Фәннәр академиясе президенты; бер үк вакытта, 1994–2010 елларда, ТР ФА нең Татар энциклопедиясе институты директоры.

Татарстанның гомуми белем бирү, һөнәри-техник һәм югары мәктәбе, китапханәләр, музейлар, кино прокаты челтәре үсешенә зур өлеш кертә.

Хәсәновның турыдан-туры катнашы белән республикада медицина, педагогика һәм музыка училищеләре (Чаллы, Түбән Камада һ.б.да), Казан мәдәният институты (Казан мәдәният һәм сәнгать университеты), Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы (Казан энергетика университеты), Волгоград физик культура һәм спорт институтының Казан филиалы (Кама физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Чаллы шәһәре), Г.Тукай музейлары (Арча районы Яңа Кырлай авылы, 1971; Казан, 1986 һ.б.) ачыла, А.М.Бутлеровка (1978), М.М.Вахитовка (1985) һ.б. га һәйкәлләр куела.

Хәсәновның актив катнашында Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларациясе (1990), Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум уздыру турында карар (1992), ТР Конституциясе (1992), Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү турында карарлар кабул ителә.

Фәнни эшчәнлеге

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен оештыручыларның (1991) берсе һәм аның беренче президенты була. Татарстанда академик институтлар һәм үзәкләр (Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Тарих институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һ.б.) системасын булдыруда зур роль уйный.

 «Татар энциклопедиясе»нең (аның җитәкчелегендә 6 томнан 2002–2010 елларда рус телендә – 5, 2008–2010 елларда татар телендә 2 том дөнья күрә), урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслекләренең (1973; 5 басма, 1990) фәнни концепциясе авторы һәм баш мөхәррире; Г.Ибраһимов (т. 1–8, 1974–1987), Ф.Әмирхан (т. 1–4, 1984–86), Г.Тукай (т. 1–5, 1985–86) әсәрләре җыелмаларын, «Татар әдәбияты тарихы»н (т. 1–6, 1984–89) басмага әзерләү буенча редколлегияләр рәисе.

Хезмәтләре татар әдәбияты тарихына, әдәбият белеменең методология мәсьәләләренә, татар иҗтимагый фикере тарихына (Г.Ибраһимов, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Исхакый, С.Максуди һ.б.) карый.

Дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге

1963–90 елларда ТАССР ЮС депутаты, ТАССР ЮС ның Халык мәгарифе һәм мәдният буенча даими комиссиясе рәисе (1963–71).

ТАССР ның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге буенча комитет (1971–90), ТР ның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге буенча ТР Президенты каршындагы комиссия (1993–2005) рәисе.

Бүләкләре

«Татар энциклопедиясе сүзлеге»н рус (1999) һәм татар (2002) телләрендә булдыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек була (2005).

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Татарстан Фәннәр академиясе бинасына истәлек тактасы эленгән (2023). 

Хезмәтләре

Галимджан Ибрагимов (1887–1938): Краткий очерк истории и творчества. Казань, 1960. 

Галимджан Ибрагимов. Казань, 1977. 

Писатель, учёный, революционер. Страницы жизни и творчества Галимджана Ибрагимова. М., 1987. 

Галимҗан Ибраһимов: Тормышы һәм иҗат юлы. Казан, 1964.

Интернационализмның җанлы традицияләре: Әдәби тәнкыйть мәсьәләләре һәм публицистика. Казан, 1980.

Әдәбият

Ахунов Г. Без Тукайлы дөнья кешесе // Идел. 2000. № 6. 

Әхмәдуллин А. Олы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе // Казан утлары. 2000. № 6. 

Фидакарьлек // Казан утлары. 2005. № 6. 

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2. 

Академия наук Татарстана. Казань, 1992. 

Татарское возрождение: Эпоха и личности. Казань, 2000. 

Временем призванный: воспоминания о Мансуре Хасанове. Казань, 2015.

Автор Г.С.Сабирҗанов.