Бола һәм Зөя елгалары субүләрендә, Буа районы Кабалан авылыннан 0,3 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Күлдән 100 м көнбатыштарак автомобиль юлы үтә.

Су өслегенең мәйданы 0,48 га, күләме 39 мең м3. Озынлыгы 100 м, иң зур киңлеге 80 м. Уртача тирәнлеге 0,81 м, иң зур тирәнлеге 1,1 м.

Күл казанлыгы ясалма. Формасы калаксыман.

Суы каты (6,5 мг-экв/л), болганчык, гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, саргылт төстә. Гомуми минеральләшүе 147,7 мг/л.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.