Биографиясе

1930 елның 17 гыйнвары, Чистай шәһәре – 2004 елның 5 феврале, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1953).

1959–1962 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында җаваплы мөхәррир.

1962–1964 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Чаян» журналында бүлек мөдире, әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

1964–1966 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение дәүләт комитетында эшли.

Иҗаты

«Гомер иткәндә» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1959 елда басыла. Камаловның «Сыналыр чак» (1965), «Күршеләр» (1970), «Күңел кыңгыраулары» (1971; русчага тәрҗемәсе «Колокольчики души», 1976), «Йөрәк давыллары» (1980), «Ярсөяр әрәмәсе» (1983) исемле повесть һәм хикәяләр җыентыклары гомумкешелек кыйммәтләренә, тарихка мөрәҗәгать итүе, публицистик язу стиле белән аерылып тора.

«Өметең өзелмәсен» (1986), «Җир күчәре» (1990) романнары авыл кешеләренең авыр хезмәтенә һәм яшь буынны тәрбияләү проблемаларына багышланган.

«Мирхәйдәр Фәйзи» (1987) повестенда күренекле татар драматургының тормышы һәм иҗат юлы бәян ителә.

Әсәрләре

Язмыш сәхифәләре. Казан, 1990.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.