И.А.Гыйләҗев Татарика татар онлайн энциклопедиясе турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

И.А.Гыйләҗев язучы Аяз Гыйләҗев турында

Татар телендә

Биографиясе

И.А.Гыйләҗев тарих фәнен сайлавы турында

Татар телендә

1958 елның 31 августында Казанда туган.

1979 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

1979–1982 елларда Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Тарих институтында аспирантурада укый; фәнни җитәкчесе – Е.И.Индова.

1983 елда Казан университетында «XVIII йөзнең икенче яртысында Урта Иделдә татар крестьяннары» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1990–1991 елларда Кельн университетында ДААД (Германия) стипендиаты, 1994–1995 елларда Кельн университетының А.Гумбольдт исемендәге Фонд стипендиаты, фәнни җитәкчесе – профессор Андреас Каппелер.

2000 елда Казан университетында «Икенче бөтендөнья сугышы елларында төрки-мөселман хәрби әсирләре һәм эмигрантлары арасында коллаборационизм хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый.

И.А.Гыйләҗев Алманиядә эшләү чоры турында

Татар телендә

И.А.Гыйләҗев Татарика татар онлайн энциклопедиясе турында

Татар телендә

Фәнни эшчәнлеге

1982–1985 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

1985 елдан Казан университетында, 2000 елдан татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, бер үк вакытта 2002 елдан татар халкы тарихы кафедрасы мөдире. Хәзерге вакытта Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы профессоры.

2015 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.

Хезмәтләре Икенче бөтендөнья сугышы тарихына, татар халкының XVI–XVIII йөзләрдәге социаль-икътисади тарихына, XIX–XX йөзләрдә Европа һәм Азия илләрендәге татар мөһаҗирлеге мәсьәләләренә карый.

Германия архивларында Икенче бөтендөнья сугышы чорында татар легионерлары тарихына кагылышлы документларны эзләп таба һәм аларны фәнни әйләнешкә кертә.

И.А.Гыйләҗев Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты эшчәнлеге турында

Татар телендә