Тарихы

1701 елда Зөя өязенең Наратлы һәм Үтәмеш авылларының йомышлы татарлары Кади Карачев белән Колмәмәт Азиковлар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кадьево, Тридцать Дубов исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында 4 мәчет, 3 мәктәп, мәдрәсә (1968 елдан), мануфактура, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2854,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Иске Кади авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Комсомол”, “Урак һәм чүкеч” колхозлары барлыкка килә. 1932 елда “Якты Тормыш” колхозына берләштерелә. 1932 елда шулай ук “Ирекле Тормыш” колхозы оештырыла.

1952 елдан авыл – Тукай исемендәге миллионер колхоз үзәк утары. 1963–1965 елларда аңа Киров исемендәге колхоз (Яңа Кади, хәзер Утыз Имән авылы) керә. Колхозның алга киткән елларында күп кенә хуҗалык һәм социаль-мәдәни объектлар, биналар: терлекчелек фермасы, тегермән, такта яру урыны, элемтә бүлеге, мәдәният сарае, кибетләр, медицина пункты, балалар тудыру йорты, мәктәп төзелә. 1971 елда авылда зур дуңгызчылык комплексы салына, 1990 еллар уртасына кадәр сыйфатлы продукция чыгара.

1996 елда Тукай исемендәге колхоз Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә. 2005 елда аңа Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы кушыла. 2006 елда Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бетерелә. 2006–2007 елларда “Кади” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Хәзерге вакытта күпчелек кырларны “Камалов Р.И.” крестьян-фермер хуҗалыгы эшкәртә, “Габшакиров А.И.” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге кош-корт үрчетү һәм сату белән бәйле.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда мәдрәсә җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1963 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (2002 елда яңа бинада). Мәктәп каршында 1982 елдан “Туган як” музее (нигезләүчесе – И.Г.Мөхлисов) оештырыла.

Мәдәният йорты (1930 еллардан, 1967 елдан яңа бинада), китапханә (1930 елдан мәдәният йорты бинасында урнаша), 2 мәчет (1994 һәм 1996 еллардан), “Гөлбакча” балалар бакчасы (1988 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1954 елдан, 2002 елдан мәктәп бинасында) бар. 1964–1985 елларда авылда балалар тудыру йорты эшли.

Мәдәният йорты каршында “Тылсымчы” балалар театр, “Асылъяр” фольклор (икеседә – 2006 елдан) “Шатлык”(2007 елдан) вокаль ансамбльләре, “Нур” (2010 елдан) театр түгәрәге коллективлары хезмәт күрсәтә.

Төзекләндерелгән “Кыр чишмәсе”, “Батырша” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

И.И.Әхмәдуллин (1927–1995) – механизатор, Тукай исемендәге колхоз рәисе урынбасары һәм рәисе (1969–1988 елларда), Социалистик Хезмәт Герое;

И.Ә.Галиев (1954 елда туган) – тарих фәннәре кандидаты;

Р.Ә.Галиев (1955 елда туган) – Т.Г.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты;

Ш.К.Заһретдинов (1958 елда туган) – спортчы (велосипедта ярышучы), СССРның атказанган спорт остасы, “Тынычлык велоузышларында” команда (1980, 1981) һәм шәхси (1981) зачетта җиңүче;

Җ.Г.Зәйнуллин (1946–2020) – филолог, шәркыятьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;

А.К.Кәлимуллин (1957 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган химигы, Татарстан Республикасының, РФнең фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Ә.С.Могыйзов (1946–2021) – Татарстан Республикасының атказанган хуҗалык хезмәткәре, рәис (1988–1992), район Башкарма комитеты җитәкчесе (2006–2010);

Н.Л.Могыйнов (1941–2021) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты;

Ә.Ә.Мөхетдинов (1941 елда туган) – химик-технолог, профессор, химия фәннәре докторы;

Ф.Б.Нуретдинов (1952 елда туган) – спортчы (армрестлинг), Россиянең спорт остасы, сәламәтлекләре чикләнгән спортчылар арасында армрестлинг буенча Татарстан, Россия, Европа һәм дөнья чемпионы;

С.Г.Фәттахов (1936 елда туган) – химик, химия фәннәре кандидаты, РФнең атказанган рационализаторы;

Р.Ә.Хәбибелхакова (1938 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган химигы, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 101 ир-ат;
1859 елда – 1169,
1897 елда – 1980,
1908 елда – 2063,
1920 елда – 2278,
1926 елда – 1540,
1949 елда – 1106,
1958 елда – 1203,
1970 елда – 1416,
1979 елда – 1232,
1989 елда – 804,
2002 елда – 708,
2020 елда – 509 кеше (татарлар).