Тарихы

Авылга XVIII йөз башында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына (элекке ясаклы һәм йомышлы татарлар, шул исәптән элек һәм яңа чукындырылганнар) керә.

Авыл мөселман һәм керәшен татарлар өлешеннән тора. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, балта эше һәм башка вак һөнәрчелек кәсепчелеге, Бөре-Мамадыш һәм Бәтке комерцияле трактларына кышкы олаучылык таралган була. Җирле балта осталары бөтен округта билгеле булалар, артельләр оештырып йортлар, күпер, җәмәгать биналары төзүгә ялланалар.

Халкы 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша, 300 кешедән торган кораллы отряд оештыралар.

1844 елда агачтан мәчет төзелә, 1903−1904 елларда (башка мәгълүматларга караганда, 1897−1902 елларда) искергән мәчет урынына таза тормышлы сәүдәгәр М.Хәсән акчасына кирпечтән эклектика стилендәге мәчет төзелә (1930 еллар башында ябыла, мәктәп, балалар бакчасы, клуб буларак файдаланыла; 1996 елда яңартыла, архитектура истәлеге).

Мәчет каршында мәдрәсә эшли (XIX йөзнең икенче яртысында 50 укучы укый).

Җирле христианнар Федот авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый, 1888 елдан – Борды авылының (хәзерге Тукай районы) Спас чиркәве приходына.

1871 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1883−1884 елларда 35 ир бала һәм 5 кыз бала укый, 1896 елда – 29 ир бала һәм 4 кыз бала), соңыннан − земство мәктәбе.

XIX−XX йөзләр чигендә агачтан чиркәү-мәктәп төзелә (совет чорында ябыла, бинасы клуб буларак файдаланыла).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне, XX йөз башында 2 икмәк саклау амбары, 5 сүдә кибете, су белән эшли торган җәмәгать тегермәне, тимерчелек була; авыл җәмәгатенең имана җире 1565 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 елгы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылда 212 хуҗалыкның 78 ендә ат бөтенләй юк; 133 – бер, ике; бер хуҗалык өч ат тота; 51 хуҗалык игенчелек эшен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара; 2197 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 143 бал корты оясы теркәлә.

Авыл халкы 1920 ел “сәнәкчеләр” фетнәсендә актив катнаша, 1921 елдагы ачлык вакытында нык газап күрә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл (1870−1890 елларда волость үзәге) Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Кадер авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Дон” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Тимерханов), 1950 елдан зурайтылган Якты Йолдыз” колхозы (Кадер авылы; 1998−2006 елларда – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) составында. Хәзерге вакытта авылда “Зәй” агрофирмасының зур сөтчелек-товар комплексы эшли.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1987 елда яңа бина төзелә, 2011 елдан – Кадер авылы урта мәктәбе филиалы, 2019 елда ябыла.

Клуб (аның каршында 2011 елдан “Туганайлар” фольклор коллективы эшли), фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә 1985 елда төзелгән бинада) бар.

2014 елда Зичә елгасы аша күпер салына.

Күренекле кешеләре

Н.И.Дунаев (1937 елның 3 маенда туган) – актер, педагог, ТАССРның халык артисты, РФнең атказанган артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

С.Д.Колчерин (1923−2002) – техник фәннәр кандидаты, полковник, Киев зенит-ракета инженерлык училищесе башлыгы урынбасары (1974−1983 елларда);

Р.Х.Шәймәрданов-Фәтхуллин (1955 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, Сургут педагогика университеты профессоры, төбәк тарихын өйрәнүче.

Халык саны

1795 елда – 145 ир заты;
1859 елда – 506,
1870 елда – 603,
1913 елда – 1271,
1926 елда – 817,
1938 елда – 753,
1949 елда – 560,
1958 елда – 427,
1970 елда – 470,
1979 елда – 391,
1989 елда – 222,
2002 елда – 240,
2010 елда – 227,
2017 елда – 217 кеше (татарлар, шул исәптән керәшен татарлар – 56%).