Татар әдәбиятында поэзия — фикер, хисләрне чагылдыруның иң борынгы төре. Элек-электән халыкта шигъри формада лирик һәм йола җырлары туа. Алар авторның индивидуальлеген чагылдырган профессор поэзия үсеше өчен нигез булып торалар.

Урта гасырлар

Төрки телле язма әдәбиятларның беренче үрнәкләре булып орхон-енисей язмалары (VII–VIII йөзләр) санала.

XI йөздә Баласагуниның «Котадгу белег» поэмасы — гомумтөрки мөселман әдәбияты ядкәре языла.

Урта гасыр төрки-татар әдәбиятында аеруча киң таралган әсәрләрдән Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы (1236) була. Анда заманның әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләре күтәрелә, гомумкешелек кыйммәтләре раслана.

Алтын Урда чоры бер төркем талантлы шагыйрьләр үстерә: Мәхмүд Болгари («Нәһҗел-фәрадис»), Сәйф Сараи («Китабе Гөлестан бит-төрки»), Харәзми («Мәхәббәтнамә»).

Казан ханлыгы чорында татар әдәбияты тарихына «Төхфәи мәрдан», «Нуры содур» кебек дидактик поэмалар авторы Мөхәммәдъяр, фәлсәфи-әхлакый эчтәлекле лирик шигырьләре, афористик хикмәтләре белән шагыйрьләр Өмми Камал, Кол Шәриф килеп керәләр.

Казан ханлыгы яуланганнан соң (1552), XVIII йөзнең уртасына кадәр татар әдәбияты торгынлык чоры кичерә. Ул XVII йөзнең 2 нче яртысыннан Мәүлә Колый һәм Габди иҗатларында үсә башлый. Әсәрләрендә алар дини-дидактик сюжетларга, Шәрекъ әдәбиятының эстетика принципларына һәм жанрларына таянып иҗат итәләр.

Яңа тарих

XVIII йөз — XIX йөзнең 1нче яртысы шагыйрьләре Ә.Каргалый, Ш.Зәки, Һ.Салихов, шагыйрь һәм галим Г.Утыз Имәни, Аллаһка мөрәҗәгать итеп, дөньяның фанилыгына, кеше язмышының фаҗигалелегенә зарланып, күбесенчә романтик мотивларны үстерәләр.

Суфи шагыйрьләр (кара Суфичылык әдәбияты) җирдәге тормышны яктылык һәм тереклек чыганагы Аллаһ тарафыннан җибәрелгән язмыш дип кабул итәләр. Алар шигъриятенең асылы — Аллаһны интуитив рәвештә танып белү, аның белән мистик бәйләнешкә керү.

XIX йөздә татар поэзиясе әкренләп дини-дидактик поэтикадан арына, үз чорының проблемаларына, кешенең эчке дөньясын ачуга мөрәҗәгать итә башлый. Мондый борылыш Г.Чокрый, Я.Емельянов, Г.Кандалый исемнәре белән бәйле. Г.Кандалый поэзиясе дөньяви шатлыкларны сурәтләве, интим кичерешләрнең көчле чагылышы, халык теленә, иҗатына таянуы белән аерылып тора. Аның «Сәхипҗамал», «Фәрхи», «Мәгъшукнамә» поэмалары мәхәббәт сагышын дөньяви-реалистик буяуларда чагылдыра. Кандалыйның мәхәббәт лирикасы — татар мәгърифәтчелек романтизмының югары ноктасы. XIX йөзнең 2 нче яртысы татар поэзиясе жанрлар төрлелеге белән үзенчәлекле (газәл, робагый, фәрд, хикмәт, мәдхия, мәрсия һ.б.). Бу чорның күренекле вәкилләреннән берсе — Акмулла – байлар, муллаларның әхлакый азгынлыгын, һ.б. кимчелекләрне фаш итүче лирик сатира-экспромтлар авторы.

Өр-яңа тарих

XX йөз башында татар поэзиясе, алдынгы әдәбиятлар белән араны кыскартып, тизләтелгән үсеш кичерә. Бу процесста төп рольне Яңа дәвер татар реалистик поэзиясенә нигез салучы Г.Тукай уйный. Бу елларда татар поэзиясендә Дәрдемәнд, М.Гафури, С.Рәмиев, Ш.Бабич һ.б. исемнәре таныла. Татар әдәбияты төрле стилистик эзләнүләр, тормышны чын реалистик тасвирларга омтылу белән характерланган «алтын дәвер»гә аяк баса.

1917 елгы Октябрь революциясен татар шагыйрьләре төрлечә кабул итә: берәүләре, аеруча яшь буын вәкилләре (Ф.Бурнаш, Ш.Фидаи, И.Йосфи, К.Нәҗми, Г.Кутуй һ.б.), революция һәм сугышларны җәмгыять тормышын яңарту ысулы буларак кабул итеп, иҗади күтәрелеш кичерәләр. XX йөз башында әдәбиятка килгән шагыйрьләр (Дәрдемәнд, С.Сүнчәләй, Н.Думави һ.б.) — илдәге хәлне үткәннәрнең мәңгелек кыйммәтләре җимерелү буларак, ә кайберләре фаҗига итеп кабул итәләр. Бу чорда әдәбиятка киләчәктә татар әдәбиятының горурлыгы булып китәчәк талантлы яшьләр килеп кушыла (Һ.Такташ, Х.Туфан, С.Баттал, М.Җәлил, Ш.Маннур һ.б.). Татар поэзиясендә аеруча ода, гимн, марш, баллада жанрлары киң таныла. Чор фәлсәфәсен, кешенең рухи дөньясын ачуда татар поэзиясе яңа үрләр яулый (Һ.Такташ, «Җир уллары трагедиясе», «Алсу», «Мокамай»; Х.Туфан, «Урал эскизлары», «Бибиевләр» һ.б.).

1930 елларда татар поэзиясе авыр чор кичерә. Әдәбиятта коммунистик идеология диктаты, социалистик реализм ысулы урнаштыру поэзиянең сәнгати мөмкинлекләренең ярлылануына китерә. Әдәбияттан сатира, фантастика, чынбарлыкка тәнкыйди мөнәсәбәт юкка чыга, халык җырлары, вакыйгалы-эпик поэма жанрлары киң тарала. Популяр пейзаж лирикасы тирән идея-эмоциональ, лирик эчке мәгънә ала (Ә.Фәйзи, Ш.Маннур, М.Җәлил). Сталинизм елларында татар әдәбияты югалтуларга дучар ителә: Х.Туфан, Г.Мөхәммәтшин, Ф.Бурнаш, Ф.Кәрим һ.б. репрессияләнә.

Бөек Ватан сугышы яңа сынаулар алып килә; татар әдәбиятының күп кенә вәкилләре, шул исәптән М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, А.Алиш һ.б. һәлак була. Агитацион характердагы сугыш еллары Т.п. героик-романтик юнәлештә дә үсә (Ф.Кәримнең «Гөлсем», «Идел егете», «Үлем уены», «Партизан хатыны» поэмалары, С.Хәким, Н.Арсланов, Г.Хуҗи шигырьләре һ.б.).

Сугыштан соңгы елларда янә сүз иреген чикләү, тормыш чынбарлыгыннан читкә китү күзәтелә башлый. Поэзиядә юлбашчыларны һәм илдәге «бәхетле» тормышны мактаган, «шомартылган» шигырьләр күбәя. М.Җәлилнең фашист зинданында язылган «Моабит дәфтәрләре»ндәге, Х.Туфанның Сталин лагерьларында, сөргендә язылган шигырьләре татар поэзиясенә идея-эстетик яктан яңа сулыш алып килә. Аларның гражданлык пафосы, лирик ихласлыгы, югары сәнгать дәрәҗәсе XX йөзнең 2 нче яртысы татар поэзиясенең характерын билгели.

1960 елларда, «Хрущёв җепшеклеге» чорында, эчкерсез лиризм белән сугарылган шигырьләр белән поэзиягә яңа, талантлы каләм осталары, укучы белән иркен телдә сөйләшүче буын килә. Татар поэзиясенең тематика, жанр диапазонының баюы, лирик башлангычның көчәюе Г.Афзал, Ә.Баян, С.Сөләйманова, Ш.Анак, И.Юзеев, Ә.Рәшит, Роберт Әхмәтҗанов, шулай ук яшьрәк буын вәкилләре: Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Гәрәй Рәхим, Р.Мингалим, Р.Гатауллин, К.Сибгатуллин, Б.Сөләйманов, Ф.Яруллин, соңрак — тагын ун елдан — М.Әгъләмов, Зөлфәт, Разил Вәлиев, М.Галиев, З.Мансуров, Х.Әюпов, Р.Миңнуллин, Р.Низамиев, М.Мирза һ.б.ның исемнәре белән бәйле.

XX йөзнең 2 нче яртысы татар поэзиясенә шәхеснең кабатланмаслыгын раслау, хиссилекнең гражданлык пафосы белән үрелеп баруы, жанр төгәллеге, иҗек кыскалыгы һәм фикер ачыклыгы хас. 1920–1940 елларда әдәбиятка килгән сүз осталары икенче яшьлекләрен кичерәләр: Х.Туфан, С.Хәким, С.Кудаш, С.Баттал, Н.Арсланов, Ш.Маннур нечкә лиризм белән халык тормышының тирән катламын, милли колоритын, замандашларының рухи дөньясын ачалар. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Р.Корбан һ.б.ның иҗатларында балалар шигърияте үсүен дәвам итә. Җыр жанрының поэтик үзенчәлекләре М.Ногман, Г.Зәйнашева, М.Шиһапов, Ш.Җиһангировалар иҗатында ачыла. Халык иҗаты байлыкларын, Г.Тукай традицияләрен яңа шартларда үстерүгә омтылу яңа көч белән күтәрелә. Ф.Гыйззәтуллина, Л.Шагыйрьҗан, Э.Шәрифуллина, Б.Рәхимова, К.Булатова, Н.Измайлова, А.Юнысова, Р.Харрасова, Ф.Тарханова, Ф.Солтан һ.б. шигъриятебезне төрле юнәлешләрдә үстерәләр. XX йөз ахыры — XXI йөз башында шагыйрьләрнең милли мәсьәләләргә, халыкның менталитетын, үзенчәлеген, туган телен саклауга игътибары көчәя төшә (Рәшит Әхмәтҗанов, И.Гыйләҗев, А.Хәлим, Ә.Гадел, Җ.Сөләйманов, Н.Сафина, Г.Моратов, Р.Зәйдулла, Н.Акмал, Л.Янсуар, Р.Мөхәммәтшин).

Бүгенге татар поэзиясенә эчтәлек байлыгы, жанр һәм стильләрнең төрлелеге, югары сәнгатьлелек хас.

Әдәбият  

Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. К., 1984–2001;

Татар поэзиясе антологиясе: 2 томда. К., 1992;

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек: 2 томда. К., 2009. Т. 1–2.      

Автор — Т.Н.Галиуллин