- РУС
- ТАТ
урман хуҗалыгы инженеры, Социалистик Хезмәт Герое (1985), ТАССРның атказанган урманчысы (1977), РФнең атказанган урман сәнәгате хезмәткәре (1985)
1927 елның 15 апреле, Мамадыш кантоны Зур Арташ авылы — 2011 елның 9 октябре, Казан.
Мари урман техник институтын тәмамлый (1978).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1943–1991 елларда Кама урман хуҗалыгында эшли: мастер, бухгалтер, төзүче, урман пункты җитәкчесе (1954 елдан), урман хуҗалыгы директоры (1966 елдан).
Герой исеме урман ресурсларыннан рациональ файдалану һәм яңадан җитештерү эшендә ирешкән казанышлары һәм 11 нче бишьеллык (1981–85) йөкләмәләрен вакытыннан алда үтәгәне өчен бирелә. Ике Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике көмеш медале белән бүләкләнә.
Шальнов С. Если взяться по-хозяйски // Советская Татария. 1978. 3 октябрь;
Новиков А. Лесовод – Герой Труда // Лесное хоз-во. 1986. № 5;
Морозов Н. А лес растёт // Правда. 1990. 11 янв.;
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К., 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.