Россиядә 100 дән артык төре билгеләнгән.

Татарстан территориясендә пәрәвезле талпаннар киң таралганнар, әмма төр составлары өйрәнелмәгән. Үсемлекләрдә яшиләр.

Вак (0,2-1 мм) талпаннар. Гәүдәсе озынча түгәрәк, бөтен, инә-, яфрак- һәм каурыйсыман төкчәле. Капламы юка. Саргылттан ачык кызгылт-сарыга кадәр һәм кызыл төстә. Авыз аппараты капламнарны тишүгә һәм күзәнәк сыекчасын суыруга җайлашкан. Кыска, төбеннән үк кушылып үскән педипальпалар эчендә пәрәвез бизләре (исеме шуннан) урнашкан, арткы очындагы буынында аларның юллары ачыла. Пәрәвез аларга сакланырга һәм һава агымы белән очып таралырга булыша. Аяклары нечкә, тырнаклы тәпиләре яфракларда тотынып тору өчен кирәк. Эчке аталану хас, кайвакыт партеногенез күзәтелә. Пәрәвезле талпаннар күкәйләрен яфрак өслегенә беркетәләр, кайры ярыкларына кышлаучы күкәйләрне салалар. Үсеш циклын личинка, 2 нимфа һәм җитлеккән зат чорлары тәшкил итә.

Пәрәвезле талпаннар арасында культуралы үсемлек корткычлары очрый. Гади пәрәвез талпаны (Tetranychus telarius) аеруча күп зарар китерә, ачык грунтта, шулай ук теплицада үсүче үсемлекләрне зарарлый.

Пәрәвезле талпаннар шулай ук үсемлекләрдә йогышлы авыруларны тараталар.