Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Ютазы районында. 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Димтамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Тарлау» колхозы оештырыла. 1950 еллар башыннан – «Уңыш» колхозы (үзәк утары –Яссытугай авылы), 1958 елдан – «Правда» колхозы (үзәк утары – Димтамак авылы), 1993 елдан – «Димтамак» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Димтамак» күмәк хуҗалыгы, 2000 елдан – «Тугай» кооперативы, 2006 елдан – «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук «Четвертаков Ю.А.», «Четвертакова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1987 елда яңа мәктәп төзелә), 2016 елда ябыла.

Халык саны

1938 елда – 189,
1949 елда – 152,
1958 елда – 132,
1970 елда – 168,
1979 елда – 135,
1989 елда – 107,
2002 елда – 86,
2010 елда – 75,
2020 елда – 78 кеше (татарлар).