Оешуы

1989 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты составында Татар энциклопедиясе бүлеге буларак оештырыла (мөдире Ф.С.Хәкимҗанов).

1992 елда бүлек Татарстан Фәннәр академиясе составына кертелә (мөдире Г.С.Сабирҗанов). 1994 елда Татар энциклопедиясе институты итеп үзгәртелә. 2014 елдан хәзерге исемдә.

Эшчәнлегенең төп юнәлешләре

Институт эшчәнлегенең төп юнәлешләре рус һәм татар телләрендә күптомлы Татар энциклопедиясен, шулай ук тармак энциклопедияләре һәм башка фәнни басма-белешмәлекләр («Татарстан Республикасының торак пунктлары», «Казакъстан татарлары», «Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары», «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары», «Россия Федерациясендә татарлар тупланып яшәгән төбәкләр», «Татарстан археологиясе», «Чүпрәле районы» һ.б.) әзерләү һәм нәшер итү.

Структурасы

2018 елда институт структурасы 4 фәнни-тикшеренү үзәгеннән гыйбарәт:

  • энциклопедистика үзәге (мөдире Р.В.Шәйдуллин),
  • татар диаспорасын өйрәнү үзәге (Б.Л.Хәмидуллин),
  • Кама фәнни үзәге (Н.М.Вәлиев),
  • төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагыймәдәни тикшеренүләр үзәге (Л.М.Айнетдинова).

2018 ел ахырына институтта 58 кеше, шул исәптән 6 фән докторы һәм 21 фән кандидаты эшли (10 хезмәткәр Татарстан Республикасының мактаулы исемнәренә лаек була).

Рус һәм татар телләрендә Татар энциклопедиясе сүзлеген әзерләгән өчен В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллинга Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе бирелә (2005).

Институтта «Ватан тарихы» юнәлеше буенча аспирантура эшли.

Институт Азәрбайҗан, Белоруссия, Казакъстан, Молдова, Украина, шулай ук Башкортстан, Коми, Мари, Мордва, Удмурт, Чуаш Республикалары, Мәскәү («Россия зур энциклопедиясе нәшрияты») һ.б. энциклопедик оешмалары (редакцияләре), Татарстан Республикасы академик оешмалары һәм югары уку йортлары, музейлары, иҗади берләшмәләре, Татарстан Республикасы һәм РФ китапханәләре, төрле фәнни үзәкләр белән элемтәдә тора.

Институт директорлары:

М.Х.Хәсәнов (1994–2010),

Р.М.Вәлиев (2010–2015),

И.А.Гыйләҗев (2015 елдан).

Төп басмалары

Институтның төп басмалары:

Институтның фәнни хезмәткәрләре «Габдулла Тукай: Энциклопедия» (2016); «Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе» («Энциклопедия города Болгар и Спасского района», 2015), «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары: энциклопедик белешмәлек» («Татары Симбирско-Ульяновского края: энциклопедический справочник», 2016) һ.б. хезмәтләрне әзерләүдә катнашалар.

Институт даими рәвештә үз фәнни җыентыкларын нәшер итә:

  • Россия һәм Татарстан тарихы: энциклопедик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре һәм перспективалары (История России и Татарстана: итоги и перспективы энциклопедических исследований: сборник статей итоговой научно-практической конференции. Казань, 2009–2016. Вып. 1–8);
  • Ватан һәм чит илләр тарихы, филологиясенең актуаль проблемалары (яшь галимнәр һәм аспирантлар карашы) (Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии (взгляд молодых ученых и аспирантов): сборник статей научно-практической конференции. Казань, 2012–2016. Вып. 1–5).