Якынча 4,5 мең төре билгеле, күбесенчә диңгездә, төче суларда һәм коры җирдә яшиләр. Россиядә 40 тан артык төре бар.

Гәүдәсе яссы, тыгыз хитин катламлы, 1 дән 5 см га кадәр озынлыкта. Күкрәк өлешендәге 7 калканчыкта бертигез зурлыкта һәм формадагы берәр пар күкрәк аяклары (исеме шуннан) урнашкан. Сулыш органнары – рәвешен үзгәрткән арткы пар корсак аякларыннан торучы саңаклар. Татарстан территориясендә күбесенчә кечерәк кенә төче сулыкларда яшәүче су ишәкчеге таралган.

Ара-тирә Урта Иделдә тозлырак су төре Jaera sarsi очрый (Иделнең түбән агымында; су ишәкчегеннән озынча түгәрәк гәүдәле булуы белән аерыла). Агач кайрысы, түмгәкләр астында, мүктә кыргаяклар: стена кыргаягы (Oniscus murarius) һәм Porcellio scaber (шулай ук юеш корылмаларда һәм базларда очрый) кыргаягы яши. Су ишәкчеге һәм кыргаяклар таркала баручы үсемлек калдыклары, яшь үсемлекләр белән тукланалар.

Су ишәкчеген балыклар ашый; куркыныч янаганда ишәкчекләр очлыкларын ян-якка җәеп үзләрен саклыйлар. Елның җылы вакытында үрчиләр. Аталанганнан соң ана затның корсагында күкәй сумкасы барлыкка килә.

Черегән үсемлекләр белән туенып, су ишәкчекләре сулыкларны чистарталар; кыргаяклар туфракның уңдырышлылыгын арттыруга булышалар.

Кайбер төрләре авыл хуҗалыгы культураларын, аеруча парник үсемлекләрен зарарлыйлар.