Шартлы рәвештә 200 м дан артык абсолют биеклектә билгеләнә һәм түбәнлеккә каршы була.

Татарстан территориясендә калкулыклар түбәнлекләрдән күбрәк.

Төп калкулыклар:

  • Идел буе калкулыгы (төньяк-көнчыгыш өлеше),
  • Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы (көнбатыш өлеше),
  • Можга калкулыгы (көньяк өлеше),
  • Вятка увалы (көньяк-көнчыгыш өлеше).

Аларның барлыкка килүендә төп рольне өр-яңа тектоник хәрәкәтләр уйнаган. Барлык калкулыклар да яше һәм составы буенча төрле булган тау токымнарын кисүче, 200-240 м биеклектәге эрозион-денудацион өслеккә ия.

Бөгелмә яссы калкулыгы иң биеге, биредә, түбәнгеләр белән беррәттән югарыгы денудацион өслекләр (280-360 м) яхшы сакланган, аның үрләренә исә ТР рельефының иң биек нокталары туры килә.