Каманың уң һәм сулъяк яры буенда Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре янында урнашкан.

1991 елда ТРның төньяк-көнчыгыш өлешендә ландшафтлы табигать истәлеген саклау һәм торгызу, рекреацион, аң-белем тарату, фәнни һәм мәдәни максатлар өчен оештырыла.

Зур урман массивларын, коры үзәнле сөзәкле-субүләр болын участокларын, тугай болыннары һәм күлләре булган Кама үзәненең сузынкы участогын, шулай ук Туйма, Таңай, Шилнә елгалары үзәннәренең табигать комплексларын берләштерә.

Мәйданы 26587 га, шул исәптән тыюлык зонасы — 1836 га (6,9%), аеруча тыюлык зонасы — 12995 га (48,9%), танып-белү туризмы зонасы — 5061 га (19,1%).

Парк территориясенә Кама елга террасаларының 125 м га кадәр биеклектәге баскычсыман аккумулятив рельефы хас. Уңъяк ярның төньяк өлеше (Зур наратлык) акрынлап абсолют билгесе 163 м га кадәр булган төп платога күчә. Таңай елгасыннан көнчыгышка таба Каманың уңъяк төп ярындагы калкулыкны Таңай урманы били.

Рельефның төп формалары ерым һәм сызалар белән ергаланган, алар Каманың текә сөзәклекләренә туры килә. Шактый тирәнгә кисеп керүче аерым сыза-чокырларның озынлыгы берничә километрга җитә (Тулапин чокыры, Бай чокыр, Куралы чокыр һәм башкалар).

Зур булмаган бүрәнкәләр рәвешендәге карст күренешләре Каманың сулъяк ярына хас. Каманың уңъяк ярында төрле төстәге Пермь ачылма утырмалары караңгы ылыслы агач токымнары һәм сулык киңлекләре белән бергә гаҗәеп матур пейзаж тудыра.

Урманнар аерым массивлардан тора. Паркның төньяк-көнбатыш өлешендә, агымының юнәлешен көнбатыштан көньякка таба үзгәртеп, Кама зур борылма хасил иткән урында, биек елга террасаларында уникаль урман массивы Кызыл тау — Татарстанда Себер ак чыршысы ареалының иң көньяк ноктасы урнашкан.

Кама һәм Туйма елгалары арасында ылыслы урманнарның тагын бер зур массивы — Зур наратлык, Туйма уңъяк сөзәклегендә Алабуга янында — урта яшьтәге һәм өлгереп килүче нарат утырмаларыннан торучы Кече наратлык, Каманың текә уңъяк ярында аңа Таңай елгасы кушылган урынында — 1930 еллардан башлап, нигездә, утыртылган Таңай урманы (элек Таңай урман дачасы) урын алган. Кара тирәклек һәм имәнлек фрагментлары катнаш тугай болыннары (Алабуга һәм Таңай, мәйданы 8063 га) паркның шактый өлешен тәшкил итә.

Нарат урманнары урман белән капланган барлык мәйданның 60 % тан артыгын били. Ылыслы агачлар — нарат, чыршы һәм ак чыршы белән беррәттән яфраклы токымнар — имән, юкә, каен, усак очрый. Юкә һәм имән катнаш катлаулы наратлыклар, чыршы, яфраклы токымнар катнаш һәм чиста куакчыл-мүкле наратлыклар, ара-тирә каен үскән мүкле наратлыклар (яшелмүклеләр) наратлыклар таралган. Зур наратлыкта субүләрнең төньяк калкулыклы өлешендәге комсыл балчыклы туфракларда 2 нче яруста чыршы белән имән катыш һәм юкәле наратлыклар очрый; аерым наратларның яше 200 ел. Кама яры буена субүләрнең түбәсеннән чыршы, ак чыршы, киң яфраклы урманнар үскән чокырлар төшә.

Флорада көпшәле үсемлекләрнең 500 дән артык төре урын алган. Ылыслы урманнарның үлән капламында үсемлекләрнең тайга төрләре (нарат җиләге, кара җиләк, яшел каеш яфрак, урта каеш яфрак, кымызлык, тамырчалы күрән, плауннар, ике яфраклы май чәчәге) белән беррәттән киң яфраклы (гади сәрдә, Европа тайтоягы, гаҗәеп миләүшә, тонык күкебаш) һәм якты (киң яфраклы кестәрә, каурыйсыман кыска сабак, гади күрән, бөркет канаты) урман төрләре аралаша, болын үсемлекләре дә (яушан, кыңгырау чәчәк, кашкарый үләне, канәфер үләне, тишек яфраклы сары мәтрүшкә) шактый. Торфлы сазлыклар һәм дымлы болыннар флорасының типик вәкилләре: күл камышы, тар һәм киң яфраклы җикәнбаш, киндер басасы, ал чәчәкле кырлыган, зәрдә, күрән, җәенке яфраклы чәнчү үләне, утчәчәк, күке җитене, тубылгы, йогырт һәм башкалар. Күл буенда — су сусыны, Себер сусыны, сай сулыкларда ап-ак һәм сары төнбоек үсә.

Парк территориясендә РФ һәм ТРның Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм югала баручы үсемлекләрнең 60 тан артык төре билгеләнгән: сөйрәлмә «мүк» һәм чукмарсыман плаун, сыргалы ачкыч үлән, башаклы бүре бөресе, Европа казаягы, төз тәпичә, үпкә гентианасы, рус кырыкбуыны, җете кызыл татлы тамыр, сөнгесыман какалия, сарана лалә, ике яфраклы төн миләүшәсе, тимгелле бармактамыр, киң яфраклы йод үләне, кызыл серкәбаш, калпаксыман неоттианта һәм башкалар. Паркның фаунасы бай, имезүчеләрнең — 40, кошларның — 134, җир-су хайваннарының — 10, сөйрәлүчеләрнең — 6, балыкларның 14 төрен берләштерә. Биредә поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, күлләрдә ондатора, инешләрдә кондыз яши, очып үтүләре вакытында аккош, кыр казлары, торналар, шөлди, кыр үрдәкләре туктала. ТРның Кызыл китабына кертелгән сырлач сыртлы тритон, соры гөберле бака, бакыр кәлтә, бакыр елан, гади кара елан, төн лачыны, кыр карчыгасы, елга каракошы, соры көртлек, бытбылдык, соры торна, ак яңаклы акчарлак, һөдһөд, чал тукран, соры карабай, эрбетче, су тавыгы, су төн ярканаты, урман тычканчыгы очрый.

Парк территориясендә чишмәләр күп, алар арасында — Кече наратлыктагы «Имче изге Пантелеймон чишмәсе» (И.И.Шишкинның «Алабуга янында изге чишмә» картинасында сурәтләнгән, 1886), Таңай урманындагы тирән чокыр битендәге «Урман әкияте», Зур наратлыкның төньяк-көнбатыш өлешендәге «Толкушка» чишмәләре. Кама һәм Туйма тугайларында элеккеге елга юлларында сакланып калган күлләр бар (Бака күле, Двуисточное, Курья, Запесочье һәм башкалар).

Зур наратлыктагы тугай өсте террасасында елганың элеккеге юлындагы Отарка һәм Подборное күлләре янында ял базалары һәм балалар сәламәтләндерү лагерьлары, Кама яры буенда «Тарловка» санаторие урнашкан. Таңай урманында чаңгы трассасы сузылган. Кама киңлекләренең күренеше Кызыл таудагы күзәтү мәйданчыгыннан ачыла (И.И.Шишкинның «Алабуга янында Кызыл тау» картинасында сурәтләнгән, 1852). Танып-белү максатларында туристлар өчен экология сукмаклары оештырылган. Табигать музее эшли. 1998 дә агач-куакчыл үсемлекләрнең 80 нән артык төрен берләштерүче дендрология бакчасына нигез салына.

Парк территориясендә якынча 20 археологик истәлек (безнең эрага кадәр 3–2 нче меңьеллыкта яшәгән кешеләрнең торулык һәм каберлекләре) сакланган.