100 гә якын полиморф төрләре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында, тропикларның тауларында үсә. ТР территориясендә 3 төре бар.

 

Иенке каен яки сөялле каен (B. pendula яки B. verrucosa) – 30 м га кадәр биеклектәге, ботаклары аска салынып торучан ябалдашлы, ап-ак яки соргылт кәүсәле, карт агачларның түбәнге өлешендә исә кәүсә тупас кара кабыклы. Яфраклары йомыркасыман ромбтан өчпочмаклы-йомыркасыман формага кадәр. Яшь ботакларында бизле вак төерләр («сөялләр») бар.

 

Бөдрә каен (B. pubescens) күп кенә яфраклы һәм ылыслы токымнар белән бергә үсә. 20 м га кадәр биеклектә, ботаклары өскә таба сузылган, кабыгы шома ак яки соргылт төстә, яшь ботаклары төкчәле. Кәүсәсе төбенә кадәр диярлек ак, фәкать картайгач, төбендә бераз чатный.

Каенның чәчәкләре аерым җенесле, бер өйле, чәчәк төркем – алка чәчәккә җыйналган. Ата алкалар ботак очларында формалаша. Җимеше – ярылы ике канатчыклы чикләвекчек. Ике төр дә яфрак яру белән бер үк вакытта диярлек чәчәк ата. Тамыр системасы куәтле, үзәк тамыры юк, киңәеп тирәнгә китә, агачларның җилгә каршы торучанлыгын уңай тәэмин итә, күп кенә ян тамырлары туфрак өслегенә якын булып, горизонталь җәелә. Орлыктан, төп үсентеләреннән үрчи. Суыкка һәм һаваның газлануына чыдамлы булуы белән аерыла.

 

Төрле туфракларда үсә – ташлы, комсу, торфлы һ.б., башка үсемлекләр үсмәгән урыннарда җиңел үсәләр.

 

ТР территориясендә иенке каен һәм бөдрә каен – урман барлыкка китерүче төп токымнар. Каен урманнарының гомуми мәйданы 194,3 мең га (урман мәйданының 17,9 %ы) тәшкил итә. Каен саклагыч полосаларда, бакча һәм паркларда мөһим компонент булып тора. Каен урманнарында ак гөмбә, каен гөмбәсе, ак һәм кара гөреҗдә, кызыл гөмбә, әтәч гөмбәсе үсә.

 

Каен үзагачы җиһаз җитештерүдә кыйммәтле чимал санала, аннан фанер, чаңгы, паркет, йорт кирәк-яраклары һәм төрле әйберләр ясыйлар.

 

Каен согында моношикәр, органик кислота, калий тозлары, кальций, тимер; бөреләрендә эфир мае (3,5–6 %) бар, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла. Каен дегете бактерицид үзлеккә ия, Вишневский (җәрәхәтләрне дәвалау өчен) һәм Вилькинсон (корчаңгы һәм гөмбә авыруларын дәвалау өчен) мазьлары составына керә.

 

Кәрлә каен (B. humilis) – бик сирәк, бетә баручы төр. 70–150 см биеклектәге куак. Уйсулыклы-торфлы, шулай ук куакчыклар һәм торф мүге таралган сазлыкларда үсә. Әлки районы территориясендә очрый. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).