Гомуми мәгълүмат

Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 12434 кв.км. Үзәге – Сергач шәһәре (Түбән Новгородтан 237 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 28842 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3122 кеше.

Тупланып, 7 торак пунктта: Кучкай Пожары (600), Камка (500), Шөбиле (400), Мөтеравыл (330), Грибан (300), Печә (300), Анды (200 якын кеше), авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Сергач татарлары мишәр татарларның төньяк этнографик төркемен хасил итәләр.

Сергач районында йомышлы татарлар нигез салган авыллар беренче тапкыр 1603–1621 елларда телгә алына.

1794 елда Түбән Новгород наместниклыгының Сергач округы территориясендә «төрле дәрәҗәле» (шул исәптән 128 яңа чукындырылганнар) 5251 татар яшәгән 20 торак пункт, һәм 20 мәчет исәпләнә. Халык, нигездә, игенчелек, вак-төякләр сату белән шөгыльләнә, читкә китеп эшли; аеруча аю үрчетү киң җәелә (Мөтеравыл, Грибан, Камка, Печә, Шөбиле һ.б. авылларда), 1860 елларда бу тыела.

XIX йөз ахырында Түбән Новгород губернасының Сергач өязендә 26350 татар була. 1925 елда монда 100 меңнән артык кешесе булган 35 татар торак пункты исәпләнә. 1928 елда өяздә 115 мәчет эшли.

1932 елдан 1960 еллар башына кадәр Кучкай Пожары авылында татар педагогика училищесе эшли. Районда – «Колхоз правдасы» (1962–1964 еллар), «Ленин байрагы» (1963–1964 еллар) татар газеталары нәшер ителә.

1990 елдан Сергач шәһәрендә «Туган як» газетасы (хәзер өлкә газетасы) чыга. Татар торак пунктларындагы барлык мәктәпләрдә татар теле предмет буларак өйрәнелә. Ел саен Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр үткәрелә.

12 мәчет эшли (Анды, Мөтеравыл, Камка авылларында – икешәр).

Күренекле кешеләре

Сергач районында:

  • Советлар Союзы Герое Ш.С.Юсипов (Камка авылы),
  • хакимият-хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе А.М.Орлов (Камка авылы),
  • тарих фәннәре докторы Г.Б.Билалов (Печә авылы),
  • медицина фәннәре докторы З.Җ.Алимов (Грибан авылы),
  • техник фәннәр докторлары Р.Ә.Әбләзов (Камка авылы) һәм Р.Җ.Алимов (Грибан авылы),
  • Үзбәкстан ССРның халык язучысы З.Р.Фәтхуллин (Мөтеравыл авылы),
  • әдәбият галиме Р.Ш.Башуров (Камка авылы),
  • РСФСРның халык рәссамы Л.Г.Фәттахов (Анды авылы),
  • классик көрәш буенча 1952 елгы Олимпия уеннары чемпионы Ш.С.Сафин (Кучкай Пожары авылы) туган.