Табигатьтә су пары атмосферага су, туфрак, үсемлекләр, боз, кар өслегеннән күтәрелә. Парга әйләнү һава дымлылыгына һәм температурасына, җил тизлегенә, өслек түшәлмәсенең үзенчәлегенә бәйле.

ТР территориясендә уртача еллык парга әйләнү күләме 350-390 мм га тигез, иң югары уртача айлык күрсәткеч 70-80 мм (май-июнь), иң түбәне – 4-5 мм (декабрь-февраль). Җәен озак вакыт явым-төшемнәр булмаганда һәм коры җилләр вакытында парга әйләнү процессы тукталмый һәм корылык барлыкка килүгә сәбәп була.

Кыр ышыклау урман полосалары, сусаклагыч ярлары буенда туфракны йомшарткан очракта парга әйләнү кими.

Гамәлдәге метеорологик шартларда һәм өслекнең шактый дымлылыгы вакытында иң зур парга әйләнү мөмкинлеге парга әйләнүчәнлек дип атала. ТР территориясендә бу күренешнең уртача еллык күрсәткече, Идел һәм Кама үзәннәренә таба үсә барып, 538-635 мм га тигез.