Еш кына һава температурасының югары күтәрелүе, дымлылыкның кимүе күзәтелә. Тотрыклы антициклоннарның өстенлек итүе белән бәйле, аяз көндә һава нык кына җылына һәм аның чагыштырмача дымлылыгы кискен кими. Бу атмосфера корылыгына, ә соңыннан, парга әйләнү көчәю нәтиҗәсендә туфракта дымлылык запасы беткәннән соң, туфрак корылыгына китерә.

ТР территориясе уртача 3 елга 1 тапкыр кабатлана торган озак вакытларга сузылучы атмосфера һәм туфрак корылыгының даими йогынтысына дучар, бу исә уңышның шактый кимүенә китерә.

Н.В.Колобов мәгълүматлары буенча, 1884 елдан 1963 елга кадәрге вакыт аралыгындагы 26 коры җәй эчендә 8 язгы, 16 язгы-җәйге һәм 11 җәйге корылык була. 1891 һәм 1921 елда Урта Идел буен тулысынча, шул исәптән Татарстан территориясен дә яулап алган хәтәр корылыклар массакүләм ачлыкка һәм халыкның күпләп үлүенә китерә. Бик көчле корылыклар 1957, 1972 һәм 2010 елларда була.

Корылык белән көрәшү өчен агротехника комплексы (туфракны махсус эшкәртү, кар тоту, кар суларын тоткарлау, чиста пар басулары, мулчәләү һәм башкалар) һәм мелиоратив чаралар үткәрелә, кыр ышыклау урман утыртмалары булдырыла һ.б.

Корылык аркасында килеп чыккан зыянны киметү өчен, авыл хуҗалыгы культураларының корылыкка чыдам сортларын үстерәләр.