Идел елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 37 км, елга башыннан Раифа күленә кадәр 16,8 км. Бассейнының мәйданы 386,7 км2, Раифа күленә койганда – 184,6 км2. Яшел Үзән районы территориясеннән ага.

Елга башы урман массивында, Гремячий Ключ авылыннан 1 км көнбатыштарак, тамагы – шәһәр тибындагы Васильево поселогының көнбатыш чигендә, Кызылъяр авылыннан көньяктарак (җәен Сумка түбән агымында вак күлләргә таркалып кибә, бу вакытта Раифа күленә койган урынын шартлы рәвештә елганың тамагы дип атыйлар). Е

лга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 53 м (Раифа күленә койганда 70 м). Урта агымы – Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогы территориясендә. Сумка Аккүл, Раифа күле, Ильинка күле аша ага. Елганың түбән агымы Куйбышев сусаклагычының терәү сулары астында калган.

Су җыелу мәйданының югары өлеше Пермь системасы утырма токымнарыннан торучы төп платода, түбәнге өлеше Идел буе аллювиаль террасаларында урнашкан. Аның территориясе, аеруча урмансыз уңъяк яры күптармаклы ерым һәм сызалар белән бүлгәләнгән, аларның күпчелеге кәсләнгән яки куаклар белән капланган. Урманлылыгы 70%.

Сумканың үзәне киң түгел, төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба сузынкы. Тугае ике яклы, 70-100 м га кадәр киңлектә, тигез, үләнчел үсемлекләр һәм тәбәнәк куаклар белән капланган.

0,3 тән 10,3 км га кадәр озынлыктагы 7 кушылдыгы бар, иң зурысы – Сопа (уң кушылдык); Сәр-Болак (11,5 км) елгасы шулай ук Сумка бассейнына карый. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,26 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана, бик көчле ташу күзәтелә һәм уртача 1 ай дәвам итә. Бу вакытта уртача су биеклеге якынча 2 м тәшкил итә (максималь – 3,2 м), су чыгымы 28-30 м3/с ка җитә, агым тизлеге – 0,4 м/с. Кар күпләп эрегән вакытта, Сумка бассейнында суның болганчыклыгы – 7-10 г/м3. Апрель ахыры – майда Сумкада су биеклеге акрынлап кими, озак вакыт яңгырлар булмаганда елга кибә, су фәкатъ елганың тирән урыннарында (сулы чокырларда) гына кала. Елга ноябрь башында туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 50-55 см га җитә.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20-40 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Сумканың тамак өлешендә уңъяк ярда зоологик табигать истәлеге Сумка соры челән колониясе урнашкан.