Идел елгасының биек террасасында урнашкан, Яшел Үзән районы Раифа поселогы янында. Сумка елгасы бассейнына карый. Идел-Кама саклаулыгының саклаулы зонасына керә.

Су өслегенең мәйданы 33,2 га. Су күләме якынча 2300 мең м3. Озынлыгы 1465 м, иң зур киңлеге 320 м. Уртача тирәнлеге 7,2 м, иң зур тирәнлеге 19,8 м.

Формасы озынча, бормалы. Ярлары сөзәк, төньяк, көньяк һәм көнбатышта катнаш урман белән капланган.

Раифа күле карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә Сумка елгасы үзәнендә барлыкка килгән.

Элек баш-башларында 2 плесы булган, көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка сузылган зур сулык (Олы Раифа күле) була. XVIII–XIX йөзләрдә комлы-балчыксыл утырмалар туплану барышында Олы Раифа күле әкренләп 2 сулыкка бүленә: Сумка күле (соңрак — Монастырь, хәзер Раифа күле) һәм Аккүл. Раифа күле агымлы — аның аша Сумка елгасы ага, аңа Сәр-Болак елгасы коя.

Су алмашының ешлыгы — елына якынча 9 әйләнеш. Сумка елгасы белән килгән йөзмә матдәләрнең туплануы нәтиҗәсендә, күлнең төньяк өлешендә сай сулыкка тоташучы комлы пляж барлыкка килгән, шул сәбәпле соңгы 100 елда күл 700 м га кыскара. Мелиоратив чаралар нәтиҗәсендә (сөзәкләрдә урман утырту, буалар төзү), Сопа һәм Сумка елгалары бассейнында Раифа күленең ләмләнүе шактый кими.

Туенуы — катнаш, җир өсте һәм җир асты сулары исәбенә. Раифа күленең язгы су күтәрелеше Сумка елгасындагы ташу вакыты белән бәйле. Ташу вакытында су бик болганчык (үтә күренмәлелеге 15 см), җәй ахырында үтә күренмәлелек 173 см га җитә. Суның минеральләшүе түбән, язын йомшак (1,5–3 мг-экв/л), кышын һәм җәен чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л). Суы гидрокарбонат-хлорид-магнийлы типта. Суының иң аз вакытында төсе саргылт-яшелдән ташу чорында көрәнгә кадәр үзгәрә. Җәйге чорда Раифа күлендә суның температура стратификациясе күзәтелә: өске катламы 19–27°C, 4–6 м тирәнлектә 14–16 °C, 8–17 м тирәнлектә 4–6 °C ка кадәр җылына; кышын суның барлык катламында темп-ра 0,8 дән 3,3 °C ка кадәр була. Күл, гадәттә, ноябрь уртасында боз белән каплана, апрельнең өченче ункөнлегендә боздан арына.

Чуртан, өсләч, чабак, алтын табан балык, карабалык, алабуга һәм башка балыклар яши. Раифа күле буенда Раифа Богородица пустыне урнашкан, күлнең хәзерге исеме шуннан алынган.

Ел саен Крещение Господне (19 гыйнвар) православие бәйрәмендә күлдә боз скульптуралары комплексы корыла.