Биографиясе

1910 елның 4 гыйнвары, Оренбург шәһәре – 1973 елның 30 апреле, Казан.

Башлангыч музыка белемен Оренбургта Татар шәрык музыкасы мәктәбендә (Х.Булатова-Терегулова классы) ала. 1925 елда «Күз яшьләре» пьесасын яза, ул Оренбургта татар драма труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә.

1933 елда Казан юридик институтын тәмамлый. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (Б.Шехтер классы) укый, бер үк вакытта уку-укыту бүлеге белән җитәкчелек итә.

1939–1941 елларда Татар академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры, 1944–1947, 1952–1957 елларда Татар филармониясе директоры һәм сәнгать җитәкчесе.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Җәүдәт Фәйзи. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Иҗатының башлангыч чорында ук Җ.Фәйзи вокаль музыкага зур игътибар бирә. Аның Һ.Такташ шигыренә язылган «Урман кызы» (1932) җыры популярлык казана. 1936 елда композитор шагыйрь М.Җәлил белән иҗади берлектә пионер җырлары альбомын иҗат итә. Аның Ә.Ерикәй шигырьләренә язылган «Комсомолка Гөлсара», «Шауласын безнең җыр» җырларында, С.Хәким шигыренә язылган «Мулланур истәлеге» балладасында һәм башкаларда гражданлык, патриотик тематика чагылыш таба.

Җ.Фәйзи – «Башмагым» беренче татар музыаль комедиясе авторы (1942; Х.Ибраһимовның шул исемдәге пьесасы үрнәгендә язылган Т.Гыйззәт либреттосы), ул татар музыкаль театрының иң танылган әсәрләреннән берсенә әверелә.

Җ.Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар», 1960 (Г.Кутуйның шул исемдәге повесте буенча үзе язган либреттога) операсында авторның үзе тарафыннан лирик планда шәрехләнгән замана темасы гәүдәләнеш таба.

Җ.Фәйзи милли музыкаль фольклорны җыя, өйрәнә һәм пропагандалый; хәзерге татар халык җырлары тупланган «Халык җәүһәрләре» (1971) җыентыгын бастырып чыгара.

Татар музыкаль культурасына караган мәкаләләр, әдәби әсәрләр (пьесалар, либреттолар, хикәяләр, шигырьләр) авторы.

Әсәрләре: Ә.Фәйзи либреттосына «Акчарлаклар» (1944; 2 нче редакция 1955), Г.Насретдинов либреттосына «Идел буенда» (1949; 2 нче редакция «Алтын көз» исеме белән, 1951) музыкаль комедияләре; спектакльләргә (30 дан артык), шул исәптән «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт пьесасы буенча, 1937), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев пьесасы буенча, 1938), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт пьесасы буенча, 1941) спектакльләренә музыка; камера-инструменталь әсәрләр; 200 дән артык җыр һәм романслар; татар халык көйләренең эшкәртмәләре һ.б.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1966).

Истәлеге

Казанда бер урам Җ.Фәйзи исемен йөртә. Оренбургта һәм Казанда Фәйзи яшәгән йортларга мемориаль такталар куела.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.

Композиторы Татарстана. М., 2009.