Зәй елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 18 км, бассейнының мәйданы 84,9 км2. Түбән Кама районы территориясеннән ага. Елга башы Болгар авылыннан 1 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Байгол авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 9%.

Инешнең 1,6 дан 5,5 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 63 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Инеш ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,008 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Инеш бассейнында гомуми күләме 0,79 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.