Татарстан Республикасының хәзерге Балык Бистәсе районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 79 км, Балык Бистәсе пристаненнан 29 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Питрәч районы Григорьевка авыл советы, 1963 елдан Питрәч районы Балыклы Чүкәй авыл советы составында. Халык саны – 494 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.