Эчтәлек

Татар поэзиясендә ак шигырьнең бай традицияләре бар. Аңа Г.Тукай («Мужик йокысы», 1905), Дәрдемәнд («Түгел лаек», «Ил») мөрәҗәгать итә.

Барлык традицияләрне инкяр итү хөкем сөргән 1920 елларда ак шигырьдә мелодик ритмика кулланудан беркадәр читләшү күзәтелә (К.Нәҗми, Г.Кутуй, Сирин). Ләкин татар әдәбиятында бу күренеш киң таралыш алмый.

Х.Туфан, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Ә.Фәйзи, Ф.Кәрим үз иҗатларында ак шигырьне актив кулланалар һәм аны яңа формалар белән баеталар.

Рифмалашкан һәм рифмалашмаган шигырьләрне аралаштырып язуның беренче үрнәкләре Х.Туфан («Бөдрә көннәр», 1926), М.Җәлил («Алтынчәч», 1941), Н.Исәнбәт («Түләк», 1944), И.Юзеев («Тынлык белән сөйләшү», 1966), Ә.Баян («Каракош», 1992) әсәрләрендә очрый.

Ак шигырь белән язылган әсәрләр шулай ук Ә.Давыдов, Ш.Анак, З.Мансуров, Р.Фәйзуллин, Р.Зәйдулла, Г.Морат, Р.Сүлти ижатларында урын алган.

Әдәбият

Юзиев Н. Ак шигырь // Шигырь гармониясе. К., 1972.

Авторы – Т.Н.Галиуллин