Татарстан Республикасының хәзерге Сарман районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән – 73 км, Чаллы пристаненнан 84 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Сарман районы Яхшы Каран, 1948 елдан – Рантамак, 1963 елдан Александровка авыл советлары составында. Халык саны – 71 кеше (1930 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.