Биографиясе

1873 елның 8 июле, Вильно губернасы Вильно шәһәре — 1935 ел, Казан.

Гражданлык инженерлары институтын тәмамлый (Санкт-Петербург, 1897). 1899–1918 елларда Казан сәнәгать училищесендә укыта, 1906 елдан төзелеш училищесенең укыту бүлеге мөдире (сәнәгать училищесенең бүлекчәсе). Бер үк вакытта, 1900–1903 елларда һәм 1910–1911 елларда Казан шәһәре архитекторы, 1911–1913 елларда шәһәр управасы технигы, 1901–1903 елларда — Казан губернасының земство идарәсе архитекторы.

1909–1913 елларда Казан шәһәр думасы гласные.

1918 елдан Казан политехник институты (1930 елдан — Коммуналь төзелеш институты) укытучысы, 1922 елдан — архитектура факультеты деканы.

1930 елның декабрендә корткычлыкта гаепләнеп кулга алына, бер елдан азат ителә.

Казанда район архитекторы булып эшли.

Олешкевич үзен аеруча модерн стилендәге зур иҗтимагый һәм торак корылма проектлары төзү остасы итеп таныта: М.Марко (ХХ йөз башы), Докучаев (1902, реконструкция), Ю.С.Волкова (1905), С.А.Чукашев (1908) йортлары, Е.С.Смоленцевның табыш йорты (1907–1909), Шамов хастаханәсе (1908–1910), шәхси йорты (1915), С.Е.Павлов һәм Е.С.Прибытковның күн заводы бинасы (1901, реконструкция).

Әдәбият  

Остроумов В.П. Казань: Очерки по истории города и его архитектуры. К., 1978;

Республика Татарстан: Памятники истории и культуры: Каталог-справ. К., 1993;

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.

Автор — Л.М.Мортазина