Дәүләтнеке булмаган югары уку йорты.

Оештыручысы — РФ Кулланучылар җәмгыяте берлеге үзәге (Центросоюз).

1987 елның октябрь аенда Белгород кооперация институтының кулланучылар кооперациясе белгечләре һәм җитәкче хезмәткәрләрнең белемен күтәрү факультеты буларак ачыла.

1989 елдан «Мәскәү кооперация институты» кулланучылар кооперациясе фәнни комплексына караган кулланучылар институтының Казандагы квалификация күтәрү факультеты, 1992 елдан — Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетының Казан филиалы, 1997 елдан — институты, 2006 елдан — хәзерге исемдә.

Кулланучылар кооперациясе өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит, сәнәгать предприятиесе икътисады һәм идарәсе буенча белгечләр әзерли.

2010 елда уку йортында 1100 ләп студент укый; фәнни-педагогик коллективта 50 кеше, шул исәптән 6 фән докторы һәм 27 фән кандидаты эшли.