Эчтәлек

1942 елда Татарстан халкыннан җыелган акчага төзелә. 1941 елның ноябрендә яшьләр, шул исәптән Яшел Үзән шәһәре, Казан шәһәренең Совет районы һәм Чистай районы комсомоллары танк һ.б. хәрби техника төзү өчен акча җыю тәкъдиме белән чыга. 1941 елның 23 ноябрендә республикада 275 мең кеше катнашында комсомол яшьләрнең якшәмбе өмәләре уза. Танк колоннасы төзү фондына 1 млн 340 мең сум акча, 103 мең чамасы хезмәт көне күчерелә; 1942 елның февраленә «Татарстан комсомолы»н төзүгә 2270 мең сум акча, самолётлар төзүгә 9 млн сум акча җыела.

Әдәбият

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. К., 1977.

Автор — В.Ф.Телишев