Атмосфера күренешләренә томан, яшенле яңгыр, бозлавык, тузан (ком) бураны, кискен җил (шквал), буран, сыкы, чык, бәс, болытлар, поляр балкышлар, атмосфера явым-төшемнәре, салават күпере, коры (тузанлы) томан, кар капламы һәм башкалар керә.

Физик табигате буенча атмосфера күренешләре оптик (мираж, салават күпере, шәфәкъ һәм башкалар), электр (яшен, поляр балкыш һәм башкалар), акустик (күк күкрәү) һәм башка төрләргә бүленә.

ТР территориясендә кышын – кар, буран; җәен – чык, яшенле яңгыр, ел сезонына бәйсез рәвештә – болытлар, томан, коры томан, сирәк очракта – поляр балкыш, җәүһәрсыман һәм көмешсыман болытлар һәм башка атмосфера күренешләре күзәтелә.

Атмосфера күренешләре һава торышын һәм климатны өйрәнүдә мәгълүмат чыганагы булып тора.