Биографиясе

1955 елның 25 феврале, Казан —  2019  елның 6 ноябре, шунда ук.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1975, В.Г.Остропольский, В.В.Кешнер, В.М.Портнов классы), Казан яшь тамашачылар театрына кабул ителә.

Иҗаты

Актёрның беренче рольләре үк башкарудагы табигыйлеге, гадилеге белән аерылып тора: Шумилов («Сөйгәннәрегез белән  аерылышмагыз», А.М.Володин), Фёдор Фёдорович («Укытучылар бүлмәсендә сөйләшүләр», Р.Э.Кац), Шелонов («Казан университеты», Д.Н.Вәлиев), Юрий Леонидович («Гуманоид күктә җилдерә», А.Г.Хмелик). Макар Девушкин («Мескеннәр», Ф.М.Достоевский романы буенча) образында нечкә психологизм, персонажның рухи тормышын сурәтләүдә җентекле логик эзлеклелек сизелә; тышкы күренеше белән төгәл һәм бер үк вакытта юаш образ күз алдына килеп баса; шул рәвешчә, актёр социаль яктан гомумиләштерелгән тирән мәгънәле характер тудыра. Образны иҗат иткәндә, яңача гәүдәләндерү принцибына таянып, билгеле тарихи чор үзенчәлекләре нигезендә шул заман кешесенең төс-кыяфәтенә хас детальләр куллана һәм беренче чиратта үз героеның рухи дөньясын ачып салуга зур игътибар бирә, һәр персонажында якты башлангыч эзли. Аның башкаруында Бессольцев («Бойкот», В.Железников), Шишок («Ямансулама, Шишок, мин кайтырмын», А.Л.Александров), Древоед («Рядовойлар», А.А.Дударев), Байрулла («Погром», Б.Л.Васильев повесте буенча), дон Диего («Сид», П.Корнель) — шундыйлардан. Тальберг («Турбиннар көне», М.А.Булгаков), Шарлемань («Аҗдаһа», Е.Л.Шварц), Сганарель («Дон Жуан», Ж.Б.Мольер) образларында актёр, төрле сәнгатьчә сурәтләү чаралары кулланып, характерның күпкырлылыгын ача. Тирән фәлсәфи идеяләр белән сугарылган Эзоп («Төлке һәм йөзем җимеше», Г.Фигейредо) образы актёр иҗатында зур сәнгати казаныш булып тора.

РФнең «Алтын битлек» милли бүләгенә лаек булган «Давыл» (У.Шекспир) спектаклендә Алонзо ролен башкара (1993).

Әдәбият

Благов Ю. Казанский театр юного зрителя. К., 1986.

Автор  — Ю.А.Благов