Тарихы

1785 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу һәм балта эше кәсепчелеге тарала.

1889 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, 2 су тегермәне, була.

XX йөз башында 2 мәчет, мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1116 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 12 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Түбән Чыршылы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Хезмәт” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Спартак” колхозы (үзәк утары – Түбән Чыршылы авылы), 2007 елдан “Спартак” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1937 елдан, 2004 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар. 2017 елга кадәр “Ландыш” балалар бакчасы эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Салкын чишмә”, “Маннаф чишмәсе”.

Күренекле кешеләре

Ә.Г.Исхаков (1945–2019) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Азнакай районы башлыгы (1992–2005 елларда), Дуслык ордены кавалеры, Азнакай муниципаль районының мактаулы гражданы.

Халык саны

1859 елда – 517,
1885 елда – 880,
1910 елда – 1239,
1920 елда – 1198,
1926 елда – 1028,
1958 елда – 651,
1970 елда – 550,
1979 елда – 446,
1989 елда – 271,
2002 елда – 249,
2010 елда – 209,
2017 елда – 222 кеше (татарлар).