Биографиясе

1875 ел, Казан губернасы, Зөя өязе Шуширмә авылы — 1947 ел, Мәскәү.

«Касыймия» һәм «Мәрҗания» мәдрәсәсендә, Казан татар укытучылар мәктәбендә укый.

1902 елдан Казан икееллык рус-татар мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта беренче әдәби әсәрләрен бастыра, эшчеләрнең сәяси түгәрәкләренә йөри башлый, шул сәбәпле губернатор карары белән укытучылык эшчәнлегеннән читләштерелә (1903).

Оренбург шәһәренә, аннан Түбән Новгородка күчеп китә, Г.Тукай катнашында татар музыка концерты һәм театр постановкалары уздырыла торган «Двухсветная» кунакханәсендә идарәче булып эшли.

1906 елның 20 июненнән 1910 елның маена кадәр үзе дә актив рәвештә басылган «Чүкеч» сатирик журналының нәшире һәм мөхәррире була. 1907 елда «Урал» газетасы нәшире. 1908 елда газета редакциясе мәхкәмә җаваплылыгына тартыла һәм 1917 елга кадәр полиция күзәтүендә була.

1920 елда Казанда яши, административ-хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә.

1933 елда Алма-Ата шәһәренә күченә, банк хезмәткәре, мәктәп директоры булып эшли.

1935 елдан Мәскәүдә яши.

Хезмәтләре

Мужик илә мулла, яки Карт хәзрәт корган тозак. Оренбург, 1902.

Биби-Казан. Оренбург, 1905.

Ишан Хәдичәсе. Оренбург, 1906.

Мәктәп вә мәдрәсәләрне Духовный собраниегә бирү. Оренбург, 1908.

Әдәбият

Гыймадиев Ү. Сатира коралы белән. Казан, 1977.

Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы): Библиографик сүзлек. Казан, 2005.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов