Административ-территориаль буйсынуы

1923 елда Илексаз авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Минзәлә кантоны Сарман волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Илексаз авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Электро» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Назаргалин). 1960 елда ул «Корыч йөрәк» колхозы (үзәк утары – Илексаз авылы) һәм Ворошилов исем. колхоз (үзәк утары – Мортышбаш авылы) белән бергә «Электро» колхозына (үзәк утары – Илексаз авылы) берләштерелә.

1994 елдан авылда – «Айтуган» күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда «Электро» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан), Игәнә елгасы чыганагы янында ике төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1926 елда – 410,
1938 елда – 449,
1949 елда – 326,
1958 елда – 333,
1970 елда – 291,
1979 елда – 228,
1989 елда – 135,
2002 елда – 80,
2010 елда – 64,
2021 елда – 37 кеше (татарлар).