Тарихы

1646 елдан Атар исеме белән мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча XVI йөз уртасында нигезләнә). Революциягә кадәрге чыганакларда Солтан, Кече Солтан буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә (1861 елдан), 2 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете, 2 кою остаханәсе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1682 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Казиле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч районында.

Хәзер – Татар Казысы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Тайбухтин исем. колхоз (Балык Бистәсе районында) оештырыла, 1958 елда ул Питрәч районына кертелә. 1960 елдан авылда – «Заря» (үзәк утары – Керәшен Сәрдәсе авылы), 1966 елдан – «Татарстан» (хуҗалыкка Казиле авылы да керә, Татар Казысында үзәк утар урнаша; 1977 елда Керәшен Сәрдәсе авыл советыннан Татар Казысы авыл советына күчерелә) колхозлары, 1996–2007 елларда – «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта «Макс-Ойл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда мәдрәсә җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1978 елдан – яңа бинада); 2016 елда мәктәпкәчә төркем оештырыла. 1985 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – Н.В.Закирова).

2017 елга кадәр «Салават күпере» балалар бакчасы эшләп килә (1934 елда ясле-бакча буларак эшли башлый).

Авылда китапханә (1967 елдан – күчмә, 1968 елдан – мәдәният йорты бинасында, 2001 елдан – колхоз идарәсе бинасында, 2006 елдан – мәктәп бинасында), мәдәният йорты (2007 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан; башка мәгълүматлар буенча, 1999 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Мирас» театр (1988 елдан, 2007 елдан – халык театры, оештыручысы – Н.Г.Бәдретдинов), «Зөбәрҗәт» балалар театр (2008 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

З.Г.Хәйретдинов (1959 елда туган) – җырчы, композитор, продюсер, Татарстан Республикасының халык артисты, «Татар җыры» республика конкурсы лауреаты (1989).

Халык саны

1782 елда – 70 ир-ат;
1859 елда – 483,
1897 елда – 891,
1908 елда – 1104,
1920 елда – 1164,
1926 елда – 978,
1949 елда – 917,
1958 елда – 775,
1970 елда – 794,
1979 елда – 704,
1989 елда – 532,
2002 елда – 520,
2010 елда – 495,
2020 елда – 443 кеше (татарлар).