1700 гә якын төре билгеле, киң таралганнар. Россиядә 100 дән артык төре бар.

Гәүдәсе сузынкы, цилиндрсыман, сирәк кенә озынча түгәрәк, өске өлеше кысылган. Кара көрән яки кызыл төстә. Күпчелеге үсемлек, агач (корыган яки корый башлаган) белән туена. Кайберләре гөмбәдә, ылыслы агач күркәләрендә, ара-тирә үсемлек сабакларында яши.

Тисмәннәр, куркыныч янаганда, аякларын җыеп кысалар һәм үлгәнгә салышалар. Күп кенә төрләре агачта үзләре ясаган юлларның стеналарына башлары белән бәреп аваз чыгара, бу исә ата һәм ана затларның бер-берсен табуына ярдәм итә. Сәгать текелдәвенә охшаган бу ритмик тавышны хорафатка ышанучан кешеләр элегрәк «үлем сәгате» дип атаганнар, һәм бу яман билге булып исәпләнгән.

Кайбер төрләре агач йортларга, җиһаз, китапларга зыян китерә, азык продуктларын бозалар.

Татарстан территориясендә 4 төре теркәлгән: йорт тисмәне (Anobium pertinax) һәм төньяк тисмәне (A. confusum) агач торакларда очрый, җиһаз тисмәне (A. punctatum) һәм ашлык тисмәне (Stegobium panicaum) Идел-Кама саклаулыгында билгеләнгән.