Эчтәлек

1919–1926 елларда архитектор А.Е.Печников проекты буенча шәркый мөселман үрнәгендәге романтик модерн стилендә төзелгән.

Постаучылар бистәсендә, Иске Татар бистәсе каршында Кабан күле ярында урнашкан. Манарасы бина почмагына куелган бер заллы, антресольле җамигъ мәчет. Дүрт кырлы биек манара яктылык тәрәзәләре һәм түгәрәк балконы булган цилиндрга күчә баручы сигез кырлы кәүсәне тәшкил итә. Манара кәрнизе уен бизәк төшерелгән уксыман гөмбәз белән очланган. Манара ишеге тамбур аша турыпочмаклы, ике рәт тәрәзәле гыйбадәт залына илтә. Әүвәл гыйбадәт залының сул як өлешендәге өч колоннага урнаштырылган балконга вестибюльдәге баскыч алып менгән.

Совет чорында зал ике катка бүленә.

Хәзер 1 нче катта — гыйбадәт залы, 2 нчесендә уку бүлмәләре урнашкан. Манараны хәтерләтүче уксыман порталлар, тәрәзә архивольтлары, баскычлы һәм кәкре сызыклы тәрәзә йөзлекләре, дивардагы аркатуралы путалар урта гасырлар гарәп-мавритан архитектурасының модерн стилендәге үзенчәлекле мәчетне формалаштыралар. Кызыл кирпечле диварның штукатурланган бизәкләр һәм яшел төстәге керәч өстәмәләр белән ярашуы бинаның гомуми күренешен тагын да тулыландырып җибәрә.

Мәчет 1930 елда ябыла, бина дәүләт учреждениеләренә бирелә, 1991 елда дин тотучыларга кайтарыла.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хәйретдинов Р.Р. Та­тарстан Җөмһүрияте: татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы). Казан, 1995;

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. Казань, 2000;

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. Казань, 2005.

Автор – Х.Г.Надыйрова