Тарихы

1760 елларга кадәр нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Верхний Ключ, Новый Утямыш исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, лашманлык йөкләмәсен үти.

XX йөздә 2 мәчет, 5 сәүдә-сәнәгать йорты эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2935 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Афонькәсе волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1935 елның 10 февраленнән – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Иске Үтәмеш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елда аңа Куйбышев исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы) кушылгач, берләштерелгән Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы) барлыкка килә. 1960 еллар башында XXII партсъезд исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1989 елда ике мөстәкыйль XXII партсъезд исемендәге (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы) һәм К.Маркс исемендәге (үзәк утары – Урманасты Үтәмеш авылы) хуҗалыкларга бүленә. 1996–2007 елларда К.Маркс исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, чөгендер үстерү, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1979 елда авылда урта мәктәп ачыла, 1995 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла. 1985–1991 елларда балалар бакчасы эшли.

Мәдәният йорты (1968 елдан), китапханә (1968 елдан, 1930 елларда кулак буларак нигезеннән куылган Хаҗи бай йортында уку өе итеп ачыла), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан яңа бинада), 2 мәчет: 1994 елда һәм “Әкълимә” (2022 елда) бар.

Мәдәният йорты каршында “Солнышко” театр (2005 елдан) һәм “Детство” фольклор (2016 елдан) балалар коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Мәнди”, “Камил”, “Әхмәр” чишмәләре бар. Авыл үзәгендә “Урталык буасы” сулыгы урнашкан.

Күренекле кешеләре

М.С.Бәдретдинов (1961 елда туган) – полиция полковнигы, Татарстан Республикасының, РФнең эчке эшләр органнары атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы (2011 елдан);

Ә.С.Фәтхетдинов (псевдонимы Әхтәм Фәтхи) (1942 елда туган) – язучы.

Халык саны

1782 елда – 91 ир-ат;
1795 елда – 275,
1859 елда – 736,
1889 елда – 1165,
1910 елда – 1775,
1920 елда – 1741,
1926 елда – 886,
1949 елда – 944,
1958 елда – 874,
1970 елда – 802,
1979 елда – 598,
1989 елда – 305,
2002 елда – 290,
2010 елда – 223,
2020 елда – 222 кеше (татарлар).