260 тан артык төре билгеле. Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында таралганнар. ТР территориясендә 5 төре бар. Венгр сусын (I. hundarica), кәрлә сусын (I. pumila) ташлы тау битләрендә үсәләр; су сусыны (сары С.) (I. pseudacorus), Себер сусыны (кылыч уты) (I. sibirica) — уйсу сазлыкларда, сазлыкланган болыннарда һәм сулык ярлары буенда; гибрид сусын (I. hybrida) бакчаларда үстерелә.

100 см биеклектәге кыска тамырчалы үсемлек. Сабагы туры, шома. Яфраклары кыяк, ике рәтле, җилпәзәсыман таралгыда. Чәчәкләре аз чәчәкле чәчәк төркемендә, сирәк кенә берле, сарыдан ачык шәмәхә, аксыл, җете кызыл шәмәхәгә кадәр. Җимеше — күп орлыклы озынча тартмачык. Май–июньдә чәчәк аталар. Орлыклары августта өлгерә. Вегетатив юл белән һәм орлыклардан үрчи.

Тамырчасында гликозид, дуплау матдәләре, органик кислоталар бар. Кайбер сусынның тамырчаларыннан исле эфир мае алалар, ул медицинада һәм парфюмериядә файдаланыла.

Халык медицинасында тир чыгару, какырык куптару һәм эч йомшарту чарасы буларак кулланыла.

Декоратив үсемлек, гибрид сусынның 3 меңнән артык саны теркәлгән.

Баллы үсемлекләр.

Су сусыны, Себер сусыны ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Су сусыны