Биографиясе

1928 елның 4 феврале, Смоленск губернасы Красный поселогы — 2002 елның 15 июле, Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Марфино авылы.

К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң (1952), Орёл авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә эшли.

1957 елдан СССРның Кара туфраклы булмаган зона Үзәк районнары авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, бүлек мөдире (1969 елдан), баш фәнни хезмәткәр (1993 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бөртекле культуралар селекциясе, орлыкчылыгы, биологиясе, генетикасы, үстерү технологиясе мәсьәләләренә карый. Неттевич бөртекле культураларның яңа сортларын булдыруның нәтиҗәле алымнарын эшли. Аның җитәкчелегендә язгы бодай, арпа, солы, карабодайның 30 сорты чыгарыла. 1970–2004 елларда Татарстанда 19 сорт районлаштырыла; 1986 елда бу сортлар чәчелгән мәйданнар якынча 1 млн га тәшкил итә.

Республикада иң күп таралган сортлар: язгы бодай — «Московская 35», «Энита», «Люба», «Лада», «Приокская», «Мис», «Әмир», «Эстер» һ.б.; арпа — «Московский 121», «Московский 2», «Эльф», «Раушан», «Нур», «Рәхәт»; солы — «Руслан», «Друг»; карабодай — «Шатиловская 5». СССР, РФ Дәүләт бүләкләре лауреаты (1977, 1995).

Бүләкләре

СССР (1977) һәм РФ (1995) Дәүләт премияләре лауреаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Яровая пшеница в Нечернозёмной зоне. М., 1976;

Рождение и жизнь сорта. М., 1983;

Высокопродуктивные сорта зерновых культур для Нечерноземья. М., 1987.