Идел Кама антеклизасының бер өлеше.

Борынгы (венд) ятма, күпсанлы тирән җимерелүләр белән катлауланган. Казаннан Кажим поселогына (Коми Республикасы) кадәр сузыла (800 км дан артык).

Кристал фундаменттагы токымнар өслеге көньяктан (-1850 м) төньякка (-2800 м) түбәнәя, бөгелеш амплитудасы 150 м дан 900 м га кадәр. Казан-Киров бөгелешенең үзәк өлешен тар тектоник структура – Казан-Кажим авлакогены алып тора; тирәндәге өлеше, 211 м га кадәр тирәнлектәге комлы-балчыклы урта девон чоры утырмаларыннан тора, аларның сыртында бөгелеш яссы рәвеш ала, өелмәләр (Зөя, Казаклар һәм башкалар) һәм локаль калкулыклардан тора.

Девонның югары горизонтында бөгелеш күренми, әмма кече өлешләрдә бөгелешләр еш кабатлана һәм яңа тектоник структуралар хасил була: Кама-Кинель бөгелешләр системасы, Вятка өелмәсе (валы) һәм башкалар.

Казан-Киров бөгелеше чикләрендә, югары девон катламында нефть (Киров өлкәсе) бар, ТР территориясендә Пермь һәм антропоген чор катламнары – күпсанлы төзелеш материаллары казылмалары, минераль пигментлар, туфракны известь белән баету өчен карбонат токымнар, җир асты минераль сулары һәм башка бар.