Идел-Урал антеклизы составына керә.

Генетик яктан, борынгы рифей чокыры (грабены) – Казан-Кажым авлакогенын (карарга Казан-Киров бөгелеше), девон бөгелешен (урта франк дәверенә кадәр) һәм югары девон-ташкүмер, Пермь-аскы триас һәм юра утырмаларының өелмәсыман күтәренке катлаулы системаларын берләштерелә.

Вятка өелмәсе меридиан юнәлешендә 800 км дан артык озынлыкка сузыла, киңлеге 150 км га кадәр, биеклеге 300 м га җитә. Инверсия (бөгелешнең өелмәгә әверелүе), Рус платформасының тектоник формалашуы, альп этабына бәйле буларак, моннан 200 млн ел элек башлана һәм хәзерге дәвердә дә күзәтелә. ТР территориясендә Вятка өелмәсенең түбәнәеп баручы көньяк өлеше ята, түбән Казан утырмаларының 150 м калынлыктагы өске катламы буйлый үтә. Биредә Казаклар, Сумка, Столбище, Үләмә һәм башка күтәрелмәләр билгеле.

Вятка өелмәсе чикләрендә файдалы казылмалардан кирпеч һәм керамзит балчыклары, төзелеш ташы, ком, җир асты минераль сулары, карбонатлы токымнар ачылган.