Французчадан ballade, соңгы латинча ballo – биим.

Традицион баллада нигезендә героик, тарихи, фантастик яки көнкүрештәге вакыйгалар ята. Аерым үзенчәлекләре белән (хикәяләү һәм сюжетка ия булуы) баллада поэмага тартым. Хикәяләүченең кичерешләре балладага тирән тәэсирлелек һәм хислелек өсти.

Татар әдәбиятында

Татар әдәбиятында балладага нигез салучы булып Г.Тукай тора («Шүрәле», «Су анасы»).

1930 елларда күп кенә балладалар иҗат ителә, мәсәлән, Ә.Фәйзинең «Дала һәм кеше», «Кара таш ник дәшми?». Соңрак баллада жанрына М.Җәлил («Сандугач һәм чишмә», «Кызыл ромашка»), Ф.Кәрим («Тимер һәм тимерче», «Үлем уены») мөрәҗәгать итәләр.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда баллада жанры үсешенә Х.Туфан («Упкыннар өстендә»), С.Хәким («Күргәннәр аны», «Сары капкалы йорт»), Ә.Давыдов («Солдат турында баллада») үз өлешләрен кертәләр.

Хәзерге татар әдәбиятында баллада жанры Ә.Баян («Төнге бәхәс»), Роберт Әхмәтҗанов («Соңгы танк», «Таш елады», «Фидаи»), М.Әгъләмов («Шагыйрь турында баллада»), Р.Зәйдулла («Каләм турында баллада») һ.б. шагыйрьләр иҗатында уңышлы дәвам иттерелә.

Әдәбият

Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.

Гильманов Г. Татарская баллада. Казань, 1989.

Автор – Т.Н.Галиуллин