Биографиясе

1887 ел, Сембер губернасы, Сембер өязе Арча авылы — 1968 ел, Казан.

Академик В.В. Чирковский шәкерте.

1912 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлагач, Сембер губернасының Алатырь өязендә земство табибе.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында кыр госпитальләрендә табиб.

1918–1922 елларда Казан университеты клиникасында хәрби табиб.

1922 елдан Казан трахома институтында.

1930–1934 елларда Казан, 1934–1945 елларда Хабаровск, 1946–1948 елларда Саратов медицина институтларында күз авырулары кафедрасында эшли.

1951–1964 елларда Казан ГИДУВында, бер үк вакытта, 1950–1956 елларда Казан трахома институты директоры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре трахоманы өйрәнүгә (патогенезы, кичектергесез ярдәм һәм авыруны дәвалау) карый.

Россия медицинасында Круглов операциясе — «авыр формалы трахоманың регрессия чорында иреннең лайлалы тышчасын күчереп утырту» ысулы киң таныла.

Хезмәтләре  

Тканевая терапия тяжёлых форм трахомы // Казан. медицина журн. 1962. № 11 (автордаш);

Инъекционный метод подсадки тканей под конъюнктиву глазного яблока в глазной практике // Материалы науч. конф., посвящённой 100-летию кафедры глазных болезней Казан. медицина института. К., 1967.