Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез һәм киез итек басу һәм тегүчелек тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1087,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Мичән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда «Кызыл партизан» колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Ишниязов). 1950 елда «Радио» колхозы (үзәк утары – Бакшанды авылы) белән бергә «Кызыл партизан» колхозына берләштерелә (авылда үзәк утар урнаша). 1959 елдан авылда – Тукай исем. колхоз (үзәк утары – Иске Мичән авылы), 1993 елдан – «Керәнле» күмәк предприятиесе (авылда үзәк утар урнаша), 2000 елдан Тукай исем. күмәк предприятие (үзәк утары – Иске Мичән авылы) эшли. 2011 елдан мөгезле терлек симертүче 3 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп (1978 елга кадәр – сигезьеллык мәктәп) эшли.

Авылда клуб (1931 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2012 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Рәфкат» чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

Х.М.Әһлиев (1959 елда туган) – галим агроном, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Н.Нәбиуллин (1920–1986) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Ш.Хаҗиев (1949 елда туган) – рәссам, педагог, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының халык рәссамы.

Халык саны

1859 елда – 419,
1897 елда – 671,
1908 елда – 693,
1920 елда – 673,
1926 елда – 568,
1938 елда – 599,
1949 елда – 655,
1970 елда – 545,
1979 елда – 387,
1989 елда – 171,
2002 елда – 190,
2010 елда – 147,
2020 елда – 156 кеше (татарлар).